Яңартулар сәясәте

Алдагы версия

3.2.9
«Сезнең сайттагы гамәлләрегез нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат (аерым алганда, төркемгә кушылу яки аннан чыгу, Кулланучыларны дуслар исемлегенә кертү, сурәтләрне урнаштыру, җыелышларда катнашу яки аларда катнашудан баш тарту, шалтырату тарихы, видео өстәү, классларны язмаларга кую). Сезнең мәгълүмат, шул исәптән «Төп бит» бүлегендәге мәгълүмат, көйләүләр нигезендә сезнең барлык дусларыгызга һәм башка кулланучыларга күренә ала».

4.2
«Без мәгълүматларыгызга керү мөмкинлеген «МГЛ МАЙ.КОМ (КИПР) ЛИМИТЕД» (MGL MY.COM (CYPRUS) LIMITED), ҖЧҖ «ВКонтакте» һәм безнең башка аффилирацияләнгән затларыбызга бирә алабыз. Шулай ук кайчагында сезгә безнең Сервисларны тәкъдим итү яки Сайт белән идарә итү өчен, безгә мәгълүматларыгызны өченче затларга тапшырырга кирәк булырга мөмкин, мәсәлән, сез үз мәгълүматларыгыз белән башка социаль челтәрләрдә уртаклашырга теләгәндә».

Агымдагы версия

3.2.9
«Сезнең Сайттагы гамәлләрегез нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат (аерым алганда, төркемгә кушылу яки аннан чыгу, кулланучыларны дуслар исемлегенә кертү, сурәтләрне урнаштыру, җыелышларда катнашу яки аларда катнашудан баш тарту, шалтыратулар тарихы, видео өстәү, язмаларга класслар кую; иганә кылу/алу). Сезнең мәгълүмат, шул исәптән «Төп бит» бүлегендәге мәгълүмат, көйләүләр нигезендә сезнең барлык дусларыгызга һәм башка кулланучыларга күренә ала».

3.9
«Сайтның функциональлеген тәэмин итү өчен, безгә вакыт-вакыт сезгә торгызу кодларын һәм җайланмалар өчен башка охшаш белдерүләр җибәрергә кирәк. Бу максаттан телефон номерыгызга SMS-хәбәрләр һәм Сайт кушымтасы аша, шулай ук башка кушымталарыбыз һәм партнерларыбызның кушымталары аша push-белдерүләр җибәрә алабыз. Без үз хәбәр итү ысулларыбызны кулланабыз, һәм башка кушымталар яки Партнерлар сезнең мәгълүматларны алмыйлар».

4.2
«Без мәгълүматларыгызга керү мөмкинлеген «МГЛ МАЙ.КОМ (КИПР) ЛИМИТЕД» (MGL MY.COM (CYPRUS) LIMITED), ҖЧҖ «ВКонтакте» һәм безнең башка аффилирацияләнгән затларыбызга бирә алабыз. Шулай ук кайчагында сезгә безнең Сервисларны тәкъдим итү яки Сайт белән идарә итү өчен, безгә мәгълүматларыгызны өченче затларга (шул исәптән, хезмәт күрсәтүчеләргә) тапшырырга кирәк булырга мөмкин, мәсәлән, сез үз мәгълүматларыгыз белән башка социаль челтәрләрдә уртаклашырга теләгәндә, бу очракта мондый контрагентлар алынган мәгълүматның конфиденциальлеген тәэмин итәргә тиеш дип уйланыла».

Алдагы версия

1.1.
«Без — ҖЧҖ «Мейл.Ру» (Mail.Ru LLC), түбәндәге адрес буенча теркәлгән компания: 125167, Россия Федерациясе, Мәскәү шәһәре, Ленинград проспекты, 39нчы йорт, 79нчы бина. Әлеге сәясәт максатлары өчен без «МГЛ МАЙ.КОМ (КИПР) ЛИМИТЕД» (MGL MY.COM (CYPRUS) LIMITED) компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән, ул түбәндәге адрес буенча теркәлгән: 28 Oktovriou, 365 VASHIOTIS SEAFRONT, office 402 Neapoli, 3107, Limassol, Cyprus (Лимасол, Кипр)».

3.2.2.
«Сайтта теркәлгәндә күрсәткән Мәгълүмат, шул исәптән, исемегез, фамилиягез, туу датасы, җенес һәм мобиль телефон номеры.
Без бу мәгълүматны Сайт белән идарә итү, шул исәптән, сезгә хезмәтләр күрсәтү өчен кулланабыз. Бу мәгълүмат безгә Сайтның Сервисларына карата безнең йөкләмәләрне үти алуыбыз өчен кирәк (мәсәлән, сез кәрәзле телефон номерына бәйле булмаган хисап язмагызны торгызуга сорау җибәргәндә). Тулы мәгълүмат алу өчен, әлеге Конфиденциальлек сәясәтенең 9.3 бүлеген карагыз. Моннан тыш, без бу мәгълүматны сезгә эчтәлекне һәм төркемнәрне, шулай ук компаниябез һәм сезгә кызык булырга мөмкин без сайлаган чит оешмалар-партнерлар товарлары һәм хезмәтләре турында мәгълүматны һәм яңалыкларны киңәш итү өчен кулланабыз. Без бу мәгълүматны киңәшләр булдыру һәм Сайтта туры килгән игъланнарны сайлау һәм яхшырту өчен кулланабыз».

3.2.4.
«Сез Сайтта битегезне төзәткәндә күрсәткән өстәмә мәгълүматлар, шул исәптән, гаилә хәле, туган шәһәр, яшәү шәһәре, туганнар, эш урыны, белем һәм хәрби хезмәт үтү турында мәгълүмат. Көйләүләрне төзәткәндә күрсәткән өстәмә мәгълүмат (мәсәлән, электрон почта адресы)».

3.2.5.
«Без мәгълүматыгызны, ветб-битләребез эчтәлеген даими ревәштә яхшырту, сезнең белән кулланучы буларак хезмәттәшлекне оптимальләштерү, Сайтны кулланганда барлыкка килә алган хаталарны аңлау, сезгә Сайтта үзгәртүләре турында хәбәр итү һәм аның куллануны шәхсиләштерү өчен, эчке анализ өчен кулланабыз. Сайтта эшчәнлек турында мәгълүматны битегезнең «Көйләүләр/Кеүләр тарихы» бүлегендә карарга була. Моннан тыш, без бу мәгълүматны сезгә эчтәлекне һәм төркемнәрне, шулай ук компаниябез һәм сезгә кызык булырга мөмкин без сайлаган чит оешмалар-партнерлар товарлары һәм хезмәтләре турында мәгълүматны һәм яңалыкларны киңәш итү өчен кулланабыз. Без бу мәгълүматны Сайтта туры килгән игъланнарны сайлау, ул игъланнарның эффективлыгын анализлау һәм яхшырту өчен кулланабыз».

4.6.
«Без, ҖЧҖ «Мейл.Ру» (Mail.Ru) компаниясе, һәм шулай ук «Мэйл.Ру Груп» (Mail.ru Group) яки без сайлаган чит оешмалар-партнерлар безнең рөхсәтебездән, үзенең реклама серверларын кулланып, сезгә реклама күрсәтә алабыз. Сookie файллары һәм cookie файлларын куллану турындагы мәгълүматлы баннерны күрсәтү максатларында, шул исәптән, кулланучыларга игъланнар күрсәтү өчен, без Jaohawi AB (Håltegelvägen 1b, 72348 Västerås, Sweden [Вестерос, Швеция]) компаниясе белән, кулланыла торган законнар һәм 2019-04-02.2c версияле IAB Европаның ачыклык һәм ризалык сәясәте нигезендә хезмәттәшлек итәбез».

7.2.
«Шәхси мәгълүматыгызны аны шәхси битегездән бетерү юлы белән бетерә аласыз. Моннан тыш, «Кулланучы килешүе» бүлеге ахырындагы «Профильне бетерергә» функциясе ярдәмендә битегезне бетерә аласыз. Шәхси битегезне бетерүдән соң 90 көн эчендә аны торгызу хокукыгыз бар».

Агымдагы версия

1.1.
«Без, ҖЧҖ «ВК», түбәндәге адрес буенча теркәлгән компания: 125167, Россия Федерациясе, Мәскәү шәһәре, Ленинград проспекты, 39нчы йорт, 79нчы бина. Әлеге сәясәт максатлары өчен без «МГЛ МАЙ.КОМ (КИПР) ЛИМИТЕД» (MGL MY.COM (CYPRUS) LIMITED) компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән, ул түбәндәге адрес буенча теркәлгән: 28 Oktovriou, 365 VASHIOTIS SEAFRONT, office 402 Neapoli, 3107, Limassol, Cyprus (Лимасол, Кипр)».

1.3.
«Сервиста теркәлеп яки системага VK ID ярдәмендә кереп, Кулланучы VK экосистемасы Конфиденциальлек сәясәте шартларын кабул итә, аны түбәндәге адрес буенча карап була: https://id.vk.com/privacy».

3.2.2.
«Сайтта теркәлгәндә күрсәткән Мәгълүмат, шул исәптән, исемегез, фамилиягез, туу датасы, җенес һәм мобиль телефон номеры (шул исәптән, VK ID хисап язмасы ярдәмендә).
Без бу мәгълүматны Сайт белән идарә итү, шул исәптән, сезгә хезмәтләр күрсәтү өчен кулланабыз. Бу мәгълүмат безгә Сайтның Сервисларына карата безнең йөкләмәләрне үти алуыбыз өчен кирәк (мәсәлән, сез кәрәзле телефон номерына бәйле булмаган хисап язмагызны торгызуга сорау җибәргәндә). Тулы мәгълүмат алу өчен, әлеге Конфиденциальлек сәясәтенең 9.3 бүлеген карагыз. Моннан тыш, без бу мәгълүматны сезгә эчтәлекне һәм төркемнәрне, шулай ук компаниябез һәм сезгә кызык булырга мөмкин без сайлаган чит оешмалар-партнерлар товарлары һәм хезмәтләре турында мәгълүматны һәм яңалыкларны киңәш итү өчен кулланабыз. Без бу мәгълүматны киңәшләр булдыру һәм Сайтта туры килгән игъланнарны сайлау һәм яхшырту өчен кулланабыз. Шулай ук без телефон китабында сезнең номерыгыз булган башка кулланучыларга сезне киңәш итү өчен, мобиль телефоныгыз номерын куллана алабыз (бу опцияне битегездәге «Көйләүләр» бүлегендә үзгәртә аласыз)».

3.2.4.
«Сез Сайтта битегезне төзәткәндә күрсәткән өстәмә мәгълүматлар, шул исәптән, гаилә хәле, туган шәһәр, яшәү шәһәре, туганнар, эш урыны, белем һәм хәрби хезмәт үтү турында мәгълүмат. Сез көйләүләрне төзәткәндә күрсәткән өстәмә мәгълүматлар (мәсәлән, электрон почта адресы яки профильгә сылтамадагы кыскартылган исем)».

3.2.5.
«Без мәгълүматыгызны, ветб-битләребез эчтәлеген даими ревәштә яхшырту, сезнең белән кулланучы буларак хезмәттәшлекне оптимальләштерү, Сайтны кулланганда барлыкка килә алган хаталарны аңлау, сезгә Сайтта үзгәртүләре турында хәбәр итү һәм аның куллануны шәхсиләштерү өчен, эчке анализ өчен кулланабыз. Сайтта эшчәнлек турында мәгълүматны битегезнең «Көйләүләр/Кеүләр тарихы» бүлегендә карарга була. Моннан тыш, без бу мәгълүматны сезгә эчтәлекне һәм төркемнәрне, шулай ук компаниябез һәм сезгә кызык булырга мөмкин без сайлаган чит оешмалар-партнерлар товарлары һәм хезмәтләре турында мәгълүматны һәм яңалыкларны киңәш итү өчен кулланабыз. Без бу мәгълүматны Сайтта туры килгән игъланнарны сайлау һәм яхшырту, ул игъланнарның эффективлыгын анализлау өчен кулланабыз. Телефон китабыгыздагы контактларга керергә рөхсәт итсәгез, без андый мәгълүматны сезгә башка кулланучыларны тәкъдим итү һәм Сайтта телефон китабын шәхси максатларда алып баруны рөхсәт итү өчен куллана алабыз».

4.6.
«Без, ҖЧҖ «ВК» компаниясе, яки без сайлаган чит оешмалар-партнерлар, безнең рөхсәт белән, үзебезнең реклама серверларын кулланып, сезгә реклама күрсәтә алабыз. Сookie файллары һәм cookie файлларын куллану турындагы мәгълүматлы баннерны күрсәтү максатларында, шул исәптән, кулланучыларга игъланнар күрсәтү өчен, без Jaohawi AB (Håltegelvägen 1b, 72348 Västerås, Sweden [Вестерос, Швеция]) компаниясе белән, кулланыла торган законнар һәм 2019-04-02.2c версияле IAB Европаның ачыклык һәм ризалык сәясәте нигезендә хезмәттәшлек итәбез».

4.8.
«Әгәр сез VK ID файдалансагыз, бу инструмент ярдәмендә VK экосистемасы сервисларына һәм башка сервисларга керү мөмкинлеген алсазы, без мәгълүматыгызны чит оешмаларга җибәрә алабыз. Моннан тыш, VK экосистемасыннан файдаланучы буларак сезнең белән төзелгән контрактны үтәү максатларында, без сезнең мәгълүматны VK экосистемасының шәхси хисап язмагызда күрсәтелгән санда ала алабыз.
Сезгә VK экосистемасына, аның мөмкинлекләренә һәм өстенлекләренә керү мөмкинлеген тәкъдим итү өчен, без мәгълүматны VK экосистемасы сервисларына һәм VK экосистемасы инструментларыннан файдаланган тыш Сервисларга тапшыра алабыз, мәсәлән, сез Сервис системасына VK ID ярдәмендә керсәгез. Андый Сервисны/инструментны яки аларның функцияләрен куллануны башлап, сез андый мәгълүматны Сервис/инструмент эше өчен кирәкле дәрәҗәдә тапшыруга ризалашасыз. Сез шулай ук VK экосистемасы Сервисы һәм/яки инструменты Кулланучының документациясен тулы күләмдә кабул итәсез, нинди дә булса төзәтмәләр яки чыгартмалардан башка. Сервис/инструмент Кулланучының документациясенең теләсә нинди шартларны белән килешмисез икән, сез мондый Сервис/инструментны куллану хокукына ия түгел. VK экосистемасы Сервислары исемлеген түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://vk.com/vk_ecosystem_services. VK экосистемасы Инструментлары исемлеген түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://vk.com/vk_ecosystem_tools».

7.2.
«Шәхси мәгълүматыгызны аны шәхси битегездән бетерү юлы белән бетерә аласыз. Моннан тыш, «Кулланучы килешүе» бүлеге ахырындагы «Профильне бетерергә» функциясе ярдәмендә битегезне бетерә аласыз. Сезнең шәхси битегезне бетергәннән соң 183 көн эчендә аны торгызу хокукыгыз бар».

Алдагы версия

3.2.12.
«Чит оешмалар тарафыннан җыелган мәгълүмат, шул исәптән, Facebook’тагы дусларыгыздан һәм Gmail’дагы контактлар исемлегеннән алынган мәгълүмат».

Агымдагы версия

3.2.12.
«Чит оешмалар тарафыннан җыелган мәгълүматлар, шул исәптән, Сайтта Gmail хисап язмасы аша теркәлгәндә».

Агымдагы версия

3.10.
«Шартларның 8.27 пунктында язылганча, Сайт API YouTube куллана. Google конфиденциальлек сәясәтен бу адрес буенча карарга мөмкин https://www.google.com/policies/privacy».

Алдагы версия

3.2.
«Түбәнрәк сез Сайт Сервисларын кулланганда без нинди мәгълүматны җыйганны, ни өчен без аны җыйганны һәм эшкәрткәнне тулырак тасвирлыйбыз, шулай ук юридик нигезләмәләр китерәбез».

3.2.1.
«Урнашу турында мәгълүмат».

3.2.2.
«Сайтта теркәлгәндә күрсәткән Мәгълүматлар, шул исәптән, исемегез, фамилиягез, туу датасы, җенес һәм мобиль телефон номеры (шул исәптән, VK ID хисап язмасы ярдәмендә)».

3.2.3.
«Кирәк булган очракта сезнең шәхес таныклыгы яки үз эченә сезнең исемегез, фамилиягез, фотогызны алган башка документ күчермәсе, сезнең шәхесегезне яки вәкилегезнең шәхесен раслаучы төп документның номеры. Нигезле итеп санаган очракта, без хисап язмагызны раслау өчен өстәмә чаралар күрә алабыз».

3.2.4.
«Сез Сайтта битегезне төзәткәндә күрсәткән өстәмә мәгълүматлар, шул исәптән, гаилә хәле, туган шәһәр, яшәү шәһәре, туганнар, эш урыны, белем һәм хәрби хезмәт үтү турында мәгълүмат. Сез көйләүләрне төзәткәндә күрсәткән өстәмә мәгълүматлар (мәсәлән, электрон почта адресы яки профильгә сылтамадагы кыскартылган исем)».

3.2.5.
«Сез Сайтка кергәндә алына торган өстәмә мәгълүматлар, шул исәптән җайланма турында мәгълүмат һәм Сайт белән үзара хезмәттәшлек турында техник мәгълүматлар (хостның IP-адресы, операцион система, браузер турында мәгълүмат, географик урын, керү вакыты, ризалык турында мәгълүмат, сылтама чыганагы, интернет-провайдер, телефон китабындагы контактлар, урнаштырылган кушымталар (Android өчен генә), камерага, микрофонга яки охшаш җайланмаларга керү вакытында алынган мәгълүматлар), шулай ук сезнең Интернеттагы тотышыгыз һәм Сайттагы киләчәк гамәлләрегез турында мәгълүмат».

3.2.6.
«Сookie файлларны кулланып сайтка керү вакытында автоматик рәвештә алынучы мәгълүмат».

3.2.7.
«Битегездә һәм Сайтта битне төзәтү бүлегеннән тыш урында булдырылган мәгълүматыгыз (шул исәптән, статуслар, микроблогтагы язмалар, сурәтләр, аудиоязмалар, видеоязмалар, комментарийлар, төркемле фикер алышулардагы язмалар)».

3.2.8.
«Сез сервисларга ярдәм итү хезмәтенә сораулар җибәргәндә сез барлыкка китергән мәгълүмат».

3.2.9.
«Сезнең Сайттагы гамәлләрегез нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат (аерым алганда, төркемгә кушылу яки аннан чыгу, кулланучыларны дуслар исемлегенә өстәү, сурәтләр урнаштыру, җыелышларда катнашу яки аларда катнашудан баш тарту, шалтыратулар тарихы, видеолар өстәү, язмаларга класслар кую; донат ясау/алу). Сезнең мәгълүмат, шул исәптән «Төп бит» бүлегендәге мәгълүмат, көйләүләр нигезендә сезнең барлык дусларыгызга һәм башка кулланучыларга күренә ала».

3.2.10.
«Сайттагы башка кулланучыларның гамәлләре нәтиҗәсендә алынган сезнең турында мәгълүмат (аерым алганда, башка кулланучылар тарафыннан ясалган видео һәм фотоларга искәрмәләр)».

3.2.11.
«Сайтта түләү функцияләрен куллану нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат (мәсәлән, кулланучының идентификацион номеры белән чагыштыру өчен кирәкле карта номерының беренче һәм соңгы дүрт саны)».

3.2.12.
«Чит оешмалар тарафыннан җыелган мәгълүматлар, шул исәптән, Сайтта Gmail хисап язмасы аша теркәлгәндә».

3.3.
«Безнең законлы мәнфәгатьләр үз эченә түбәндәгеләрне ала:
(1) Сайтка хезмәт күрсәтү һәм аның белән идарә итү;
(2) сезгә Сайт Сервисларын тәкъдим итү;
(3) Сайт контентын яхшырту;
(4) сез ачык рәвештә ачык иткән мәгълүматларны эшкәртү;
(5) сезнең хисап язмагызның яклавын тәэмин итү; шулай ук
(6) теләсә кайсы кулланылучы закон кысаларында шартнамәчел, хокукый һәм норматив йөкләмәләрне үтәү».

4.2
«Без мәгълүматларыгызга керү мөмкинлеген «МГЛ МАЙ.КОМ (КИПР) ЛИМИТЕД» (MGL MY.COM (CYPRUS) LIMITED), ҖЧҖ «ВКонтакте» һәм безнең башка аффилирацияләнгән затларыбызга бирә алабыз. Шулай ук кайчагында сезгә безнең Сервисларны тәкъдим итү яки Сайт белән идарә итү өчен, безгә мәгълүматларыгызны өченче затларга (шул исәптән, хезмәт күрсәтүчеләргә) тапшырырга кирәк булырга мөмкин, мәсәлән, сез үз мәгълүматларыгыз белән башка социаль челтәрләрдә уртаклашырга теләгәндә, бу очракта мондый контрагентлар алынган мәгълүматның конфиденциальлеген тәэмин итәргә тиеш дип уйланыла».

4.3.
«Сайтның Кушымталар Платформасындагы кушымталарны кулланган очракта, андый кушымта Сайтның Кушымталар Платформасында кулланыла алсын өчен, сезнең телефон номеры һәм/яки электрон почта адресы һәм/яки исем (кушымтада авторизация үтү/теркәлү вакытында мәгълүматларга булган минималь таләпләрдән чыгып) тиешле кушымтаның хуҗасына (эшләүчесенә) җибәреләчәк. Моннан тыш, кушымтаны йөкләгәндә, сезгә андый мәгълүматларны җибәрүгә ризалык бирергә тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, без сезнең исем, фамилия һәм фотогызны Сайтның Кушымталар Платформасындагы кушымталар хуҗаларына (эшләүчеләренә) җибәрә алабыз. Кушымталар Платформасындагы кушымталарны куллана башлар алдыннан, сез андый өченче затлар (эшләүчеләр) кушымталарының куллану шартлары һәм конфиденциальлек сәясәтләре белән танышырга тиеш».

5.1.
«4.7 пунктында күрсәтелгән чикләүләрне исәпкә алып, сез безгә җибәргән һәм өстә 2, 4 һәм 7 максатта күрсәтелгән шәхси мәгълүматларыгыз өчен түбәндәге конфиденциальлек дәрәҗәләренең берсен сайлый аласыз:
Сайтның барлык кулланучылары өчен ачык мәгълүмат;
Сайтта Кулланучы дуслары статусына ия булган кулланучыларга гына ачык мәгълүмат;
Кулланучы өчен генә ачык мәгълүмат».

Агымдагы версия

3.2.
«Түбәнрәк сез Сайт Сервисларын кулланганда без нинди мәгълүматны җыйганны, ни өчен без аны җыйганны һәм эшкәрткәнне тулырак тасвирлыйбыз, шулай ук юридик нигезләмәләр китерәбез».

3.2.1.
«Хисап мәгълүматларына түбәндәгеләр керә:
(а) Кулланучы Сайтта теркәлү вакытында хисап язмасы ясау өчен тәкъдим иткән Кулланучы мәгълүматлары;
(б) Сайтны кулланган чакта үзенең хисап язмасын үзгәрткәндә Кулланучы керткән өстәмә мәгълүмат;
(в) Сайт Администрациясенең Сайт функционалын тәкъдим итү килешүеннән чыккан Кулланучы алдындагы йөкләнмәләрен үтәү максатыннан Сайт Администрациясе соравы буенча Кулланучы өстәмә тәкъдим иткән мәгълүматлар».

3.2.2.
«Сайт эшләсен өчен кирәкле башка мәгълүматлар, төгәлрәк: (а) техник чаралар (җайланмалар), Сайт белән үзара технологик эшчәнлек (шул исәптән, хостның IP-адресы, Кулланучының операцион системасы төре, браузер төре, географик урыны, Интернет хезмәте күрсәтүченең исеме) турындагы мәгълүматлар;
(б) кыстыргычлар (cookies) кулланып, Сайттан файдаланганда автомат рәвештә алына торган мәгълүмат;
(в) Кулланучының сайттагы гамәлләре, аерым алганда, нинди дә булса контент өстәү нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат;
(г) башка Кулланучыларның Сайттагы гамәлләре нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат;
(д) интернет-сервислар куллану турындагы гомумиләштерелгән аналитик мәгълүмат».

3.3.
«Түбәнрәк сез Сайт Сервисларын кулланганда без нинди мәгълүматны җыйганны, ни өчен без аны җыйганны һәм эшкәрткәнне тулырак тасвирлыйбыз».

3.3.1.
«Кулланучы Сайтта теркәлү вакытында хисап язмасын төзү өчен тәкъдим иткән Кулланучы турында мәгълүмат, шул исәптән, исем, фамилия, туу датасы, җенес, мобиль телефон номеры һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат. Теркәлү вакытында Кулланучыга аны Социаль челтәрдә аерып торучы эчке номер билгеләнелә».

3.3.2.
«Кулланучы Сайттан файдаланганда хисап язмасын төзәтү вакытында тутырыла торган өстәмә мәгълүмат, шул исәптән, электрон почта адресы, гаилә хәле, туган шәһәр, яшәү шәһәре, белем һәм карьера, хәрби хезмәт үтү урыны турында мәгълүмат, сурәтләр һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат».

3.3.3.
«Сайт Администрациясе соравы буенча Кулланучы тарафыннан өстәмә бирелә торган мәгълүматлар (Кулланучы хисап язмасында күрсәткән мәгълүмат, мәсәлән, исем һәм фамилия, электрон почта адресы, телефон номеры, сурәтләр; мөрәҗәгать итүченең законлы вәкиле турында мәгълүмат (фамилия, исем, атасының исеме һәм законлы вәкиллекнең нигезләре))».

3.3.4.
«Сайттан файдаланганда Кулланучының активлыгы, төгәлрәк, Сайт интерфейсы кысаларында кликлар һәм күчүләр, төркемгә керү/төркемнән чыгу, башка Кулланучыларны дуслар исемлегенә өстәү, җыелышларда катнашу яки катнашудан баш тарту, донатлар ясау/алу турында мәгълүмат һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат».

3.3.5.
«Сайтта башка Кулланучыларның гамәлләре нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат (аерым алганда, башка Кулланучылар видеоязмаларда һәм фотоларда ясаган билгеләр һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат)».

3.3.6.
«Интернет-сервислардан файдалану турында гомумиләштерелгән аналитик мәгълүмат».

3.3.7.
«Сайтта түләү функцияләрен куллану нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат (мәсәлән, карта номерының беренче алты һәм соңгы дүрт саны)».

3.3.8.
«битегездә һәм Сайтта битне төзәтү бүлегеннән тыш урында булдырылган мәгълүматыгыз (шул исәптән, статуслар, микроблогтагы язмалар, сурәтләр, аудиоязмалар, видеоязмалар, комментарийлар, төркемле фикер алышулардагы язмалар)».

3.3.9.
«Сайтка кергәндә алынучы техник мәгълүматлар, шул исәптән техник чаралар (җайланмалар), Сайт белән үзара технологик хезмәттәшлек турындагы мәгълүматлар (шул исәптән, хостның IP-адресы, кулланучының операцион системасы төре, браузер төре, географик урыны, Интернет хезмәтләре белән тәэмин итүченең исеме, камера, микрофонны куллану нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат)».

3.3.10.
«кыстыргычлар (cookies) кулланып, Сайттан файдаланганда автомат рәвештә алына торган мәгълүмат».

3.3.11.
«Кулланучы кушымтадан файдаланганда Сайт Администрациясе өчен ачык булучы мәгълүматлар, шул исәптән, җайланма төре (телефон/планшет/Wear), җайланманың исеме, GAID, OpenUDID, ОС версиясе, җайланма моделе, Кулланучының телефон китабындагы контактлар (мобиль җайланмада һәм кушымталардагы), вакыт поясы, өстенлек бирелүче тел, Кулланучының хисап язмалары исемлеге, Кулланучының хисап язмаларына бәйләнгән телефон номерлары, Device ID For Vendor, Wi-Fi челтәре исеме, Wi-Fi MAC керү нокталары, кәрәзле элемтә операторы исеме, оператор челтәре коды (MNC), User ID, ОС исеме, кушымта версиясе, Кулланучының мобиль җайланмасының чыккан елы, интернет-тоташу төре, Apps Flyer UID һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат».

3.3.12.
«Кулланучы кушымтадан файдаланганда Сайт Администрациясе өчен ачык булучы мәгълүматлар, шул исәптән, җайланма төре (телефон/планшет/iPod), җайланманың исеме, IDFA, OpenUDID, Apps Flyer UID, ОС версиясе, җайланма моделе, Кулланучының телефон китабындагы контактлар (мобиль җайланмада һәм кушымталардагы), вакыт поясы, өстенлек бирелүче тел, Кулланучының хисап язмалары исемлеге, Кулланучының хисап язмаларына бәйләнгән телефон номерлары, Device ID For Vendor, географик координаталар, Wi-Fi челтәре исеме, Wi-Fi MAC керү нокталары, кәрәзле элемтә операторы исеме, оператор челтәре коды (MNC), Кулланучының җайланмасында урнаштырылган кушымталар һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат».

3.3.13.
«Кулланучы OK Live кушымтасында теркәлү вакытында хисап язмасын төзү өчен тәкъдим иткән Кулланучы турында мәгълүматлар: мобиль телефон номеры».

3.3.14.
«Сайт Администрациясе соравы буенча Кулланучы тарафыннан өстәмә бирелә торган мәгълүматлар (Кулланучы хисап язмасында күрсәткән мәгълүмат, мәсәлән, исем һәм фамилия, электрон почта адресы, телефон номеры, сурәтләр; мөрәҗәгать итүченең законлы вәкиле турында мәгълүмат (фамилия, исем, атасының исеме һәм законлы вәкиллекнең нигезләре) һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат)».

3.3.15.
«Кулланучы кушымтадан файдаланганда Сайт Администрациясе өчен ачык булучы мәгълүматлар, шул исәптән, җайланма төре (телефон/планшет/Wear), җайланманың исеме, GAID, OpenUDID, ОС версиясе, җайланма моделе, вакыт поясы, өстенлек бирелүче тел, Кулланучының хисап язмалары исемлеге, Кулланучының хисап язмаларына бәйләнгән телефон номерлары, Device ID For Vendor, Wi-Fi челтәре исеме, Wi-Fi MAC керү нокталары, кәрәзле элемтә операторы исеме, оператор челтәре коды (MNC), User ID, ОС исеме, кушымта версиясе, Кулланучының мобиль җайланмасының чыккан елы, интернет-тоташу төре, Apps Flyer UID һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат».

3.3.16.
«Кулланучы кушымтадан файдаланганда Сайт Администрациясе өчен ачык булучы мәгълүматлар, шул исәптән, җайланма төре (телефон/планшет/iPod), җайланманың исеме, IDFA, OpenUDID, Apps Flyer UID, ОС версиясе, җайланма моделе, вакыт поясы, өстенлек бирелүче тел, Кулланучының хисап язмалары исемлеге, Кулланучының хисап язмаларына бәйләнгән телефон номерлары, Device ID For Vendor, географик координаталар, Wi-Fi челтәре исеме, Wi-Fi MAC керү нокталары, кәрәзле элемтә операторы исеме, оператор челтәре коды (MNC), Кулланучының җайланмасында урнаштырылган кушымталар һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат».

3.3.17.
«Кулланучы кушымтадан файдаланганда Сайт Администрациясе өчен ачык булучы мәгълүматлар, шул исәптән, ил (код)/төбәк (код), тел (код), җайланма җитештерүченең исеме, җайланма продукты төре, җайланма моделе исеме, ачыкланган хатаның вакыт тамгасы, җайланма версиясе/ОС версиясе/кушымта версиясе һәм Кулланучы белән килешүне үтәү өчен кирәкле башка мәгълүмат».

4.2
«Без мәгълүматларыгызга керү мөмкинлеген «МГЛ МАЙ.КОМ (КИПР) ЛИМИТЕД» (MGL MY.COM (CYPRUS) LIMITED), ҖЧҖ «ВКонтакте» һәм безнең башка аффилирацияләнгән затларыбызга бирә алабыз.
Шулай ук кайчагында сезгә безнең Сервисларны тәкъдим итү яки Сайт белән идарә итү өчен, безгә мәгълүматларыгызны өченче затларга (шул исәптән, хезмәт күрсәтүчеләргә) тапшырырга кирәк булырга мөмкин, мәсәлән, сез үз мәгълүматларыгыз белән башка социаль челтәрләрдә уртаклашырга теләгәндә, бу очракта мондый контрагентлар алынган мәгълүматның конфиденциальлеген тәэмин итәргә тиеш дип уйланыла. Без Кулланучыларның Хисап һәм Башка мәгълүматларын өченче затларга әлеге Сәясәттә күрсәтелгән максатны үтәгәндә һәм хокукый нигезләр булганда тапшыра алабыз. Андый өченче затлар арасына түбәндәге затлар керергә мөмкин:
• хуҗасы мондый затлар булган яки алар идарә итә торган программалар, продуктлар яки сервисларда кулланучылар өчен мәгълүматны (шул исәптән, кулланучылар кызыксынуларына туры килгән тәкъдимнәрне) күрсәтү һәм урнаштыру белән бәйле хезмәтләрне күрсәтүдә катнашкан затлар (мәсәлән, сайтлар һәм кушымталар хуҗалары, реклама челтәрләре һәм башка затлар һ. б.);
• Хисап һәм Башка мәгълүматны эшкәртүгә законлы нигезләре булган затлар, әйтик, Хисап һәм Башка мәгълүматларны мондый затларга тапшыру Кулланучы ризалыгы белән гамәлгә ашырылса, шул исәптән, Хисап һәм Башка мәгълүматларны Кулланучыга тиешле хезмәт күрсәтү яки Кулланучы белән төзелгән үзара килешү яки килешүне үтәү өчен кирәк булса, аерым алганда, әлеге Сәясәтнең 9 статьясы, Лицензия килешүенең 6.4.7, 6.4.10 пунктларын үтәү йөзеннән кәрәзле элемтә операторлары һәм/яки Сайт Администрациясе һәм кәрәзле элемтә операторлары арасында эшләүче технологик партнерлар. Бу затларга шулай ук партнерлар һәм Сайт Администрациясенең аффилирацияләнгән затлары карый, аларның мәгълүматны эшкәртүе әлеге Сәясәт шартларында каралган;
• туры килүче килешү буенча хокуклар яки бурычлар яки новация бирелгән өченче затлар;
• тиешле мөрәҗәгать ясалган очракта кулланылучы закон нигезендә Сайт Администрациясе мәгълүмат тапшырырга тиешле теләсә кайсы дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә әгъзасы.
Сайтның Кушымталар Платформасындагы кушымталарны кулланган очракта, андый кушымта Сайтның Кушымталар Платформасында кулланыла алсын өчен, сезнең телефон номеры һәм/яки электрон почта адресы һәм/яки исем (кушымтада авторизация үтү/теркәлү вакытында мәгълүматларга булган минималь таләпләрдән чыгып) тиешле кушымтаның хуҗасына (эшләүчесенә) җибәреләчәк. Моннан тыш, кушымтаны йөкләгәндә, сезгә андый мәгълүматларны җибәрүгә ризалык бирергә тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, без сезнең исем, фамилия һәм фотогызны Сайтның Кушымталар Платформасындагы кушымталар хуҗаларына (эшләүчеләренә) җибәрә алабыз. Кушымталар Платформасындагы кушымталарны куллана башлар алдыннан, сез андый өченче затлар (эшләүчеләр) кушымталарының куллану шартлары һәм конфиденциальлек сәясәтләре белән танышырга тиеш. Сайтта кулланырга мөмкин булган кушымталар Сайт Администрациясеннән бәйсез рәвештә эшли һәм Сайт Администрациясе исеменнән яки аның кушуы буенча чыгыш ясамый торган өченче затлар (эшләүчеләр) тарафыннан урнаштырыла һәм тәэмин ителә.
Сыйфатлы, күп функцияле, куллануда уңайлы, Сервислар Кулланучыларның шәхси ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләнгән хезмәтләр тәкъдим итү максатыннан, Сайт Администрациясе функционалны (мәгълүмати, коммуникацион, реклама, белем бирү, күңел ачу һәм башка характердагы) камилләштерә, хәзергесен оптимизацияләштерә һәм яңасын кертә, шул исәптән партнерлар һәм/яки аффилирацияләнгән затлар катнашында.
Бәян ителгәннәрне игътибарга алып, шулай ук Сайт администрациясенең әлеге Сәясәтнең 3 статьясында күрсәтелгән эшкәртү максатларының үтәвен исәпкә алып, Кулланучы ризалаша һәм Сайт Администрациясенә түбәндәге гамәлләрне гамәлгә ашыруны йөкли:
• Кулланучының Хисап һәм Башка мәгълүматларын эшкәртү, шул исәптән җыю, язу, системалаштыру, туплау, саклау, аларны төгәлрәк итү (яңарту, үзгәртү), чагыштыру, чыгару, куллану, блоклау, бетерү/юк итү;
• Сайт Администрациясе кушуы нигезендә партнерларга һәм аффилирацияләнгән затларга Хисап һәм Башка мәгълүматларны тапшыру һәм аларны партнерлар һәм аффилирацияләнгән затлар эшкәртү (әлеге пунктта күрсәтелгән ысуллар белән), шулай ук партнерлар һәм аффилирацияләнгән затлар белән бергә Хисап, Башка мәгълүматлар һәм партнерлар һәм аффилирацияләнгән затлар карамагында булган башка мәгълүматларны эшкәртү;
• партнерлар һәм/яки аффилирацияләнгән затлардан Хисап һәм Башка мәгълүматларны эшкәртү нәтиҗәләре белән бергә партнерлар һәм аффилирацияләнгән затлар карамагында булган мәгълүматларны җыю (алу), шул исәптән бөтен санлы һәм/яки текстлы аңлатмалар һәм идентификаторлар рәвешендә.
Сайт характерын һәм аның функциональ үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәгълүмати ресурс эшчәнлеге товарлар һәм хезмәтләр базарын тикшерүгә, шул исәптән, ихтыяҗ һәм тәкъдимнәрне бәяләүгә, товарларны алга этәрүгә, Сайттан файдалану турындагы мәгълүматлар нигезендә шәхессезләштерелгән аналитик мәгълүмат формалаштыру юлы аша үткәрелгән мәгълүмати, реклама һәм маркетинг кампанияләренең нәтиҗәлелеген анализлауга ярдәм итә ала.
Кулланучы Социаль челтәр Администрациясе әлеге Сәясәтнең 4 нче бүлегендә күрсәтелгән күләмдә җыйган мәгълүматны, аның белән бергә Кулланучы сервис(лар)ын кулланучы Компания партнерының Конфиденциальлек сәясәтендә күрсәтелгән күләмдә, мондый эшкәртү өчен законлы нигездә Компания партнерларыннан алынган һәм Компания партнерлары тәэмин иткән Кулланучы турындагы мәгълүматны эшкәртергә ризалык бирә, бу Социаль челтәр Администрациясе тәкъдим иткән хезмәтләр, ә төгәлрәк: Кулланучы мәнфәгатьләренә туры килгән мәгълүмат күрсәтү юлы белән, Кулланучының мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү, төгәл рекламаны таргетлаштыру (аның мәнфәгатьләренә туры килгән мәгълүмат күрсәтү), Социаль челтәр һәм партнерларның сервис(лар)ын куллану нигезендә гомумиләштерелгән / аналитик мәгълүмат формалаштыру сыйфатын яхшырту максатында эшләнә.
Сайт Администрациясе әлеге Сәясәттә күрсәтелгән максатлар өчен кирәкле Мәгълүматны минималь күләмдә әлеге Сәясәтнең 4.2 һәм 4.3 пунктларында күрсәтелгән өченче затларга трансчикле тапшыруны гамәлгә ашыра ала.
Өченче затларның кайбер веб-ресурслары һәм кушымталары аларның функционалын Кулланучының Сайттагы профилендәге мәгълүматларны кулланып авторизация юлы белән куллану мөмкинлеген бирә ала. Мондый авторизация вакытында өченче затның веб-ресурс яки кушымтасы Кулланучыдан аның Сайттагы профилендәге мәгълүматларны куллануга ризалык яки рөхсәт сорый. Мондый ризалык үз эченә авторизация вакытында кулланыла торган мәгълүматларның күләмен һәм аларны эшкәртү тәртибен алырга тиеш. Сайттагы профильдәге мәгълүматларны кулланып авторизацияләүгә ризалашып, Кулланучы үзенең Сайттагы профилендәге мәгълүматны шундый авторизация башкарыла торган веб-ресурс яки кушымта хуҗасы булган өченче затка, ризалык/рөхсәттә күрсәтелгән һәм шундый веб-ресурс яки кушымта сораган күләмдә тапшырырга рөхсәт бирә».

4.3.
«ОК һәм OK Live мобиль кушымталарын кулланганда Башка мәгълүматларны эшкәртү
«ОК» кушымтасы эше турында Башка мәгълүматлар Кулланучыга Сайтта ачык булган рекламаны шәхсиләштерү өчен myTarget (ҖЧҖ «ВК»), VK Ads (ҖЧҖ «ВК») һәм Yandex Ad (Яндекс), шулай ук кушымтаның эшендәге хаталарны анализлау өчен Google CrashLytics (Google), кушымтаның эше турында гомумиләштерелгән аналитик мәгълүматларны алу өчен myTracker (ҖЧҖ «ВК»), Google Analytics (Google), Google Firebase Analytics (Google) кулларына тапшырылырга мөмкин.
Сайтның кайбер функциональ мөмкинлекләренең эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәк булган Башка мәгълүматлар Google Tag Manager (Google) һәм VKontakte SDK (ҖЧҖ «ВКонтакте») кулларына тапшырыла.
OK Live кушымтасы эше турында Башка мәгълүматлар Кулланучыга кушымтада ачык булган рекламаны шәхсиләштерү өчен myTarget (ҖЧҖ «ВК»), шулай ук кушымтаның эшендәге хаталарны анализлау өчен Google CrashLytics (Google), кушымтаның эше турында гомумиләштерелгән аналитик мәгълүматларны алу өчен myTracker (ҖЧҖ «ВК»), Google Analytics (Google), Google Firebase Analytics (Google) кулларына тапшырыла.
Кушымтаның кайбер функциональ мөмкинлекләренең эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәк булган башка мәгълүматлар VKontakte SDK (ҖЧҖ «ВКонтакте») кулларына тапшырыла».

5.1.
«4.7 пунктында күрсәтелгән чикләүләрне исәпкә алып, сез https://ok.ru/settings/privacy адресы буенча табарга мөмкин булган көйләүләрдәге шәхси мәгълүматларыгыз өчен түбәндәге конфиденциальлек дәрәҗәләренең берсен сайлый аласыз».