Өч рәкагәтле ахшам намазына өйрәнү (хатын-кызларга)

بسم الله الرحمن الرحيم‎‎‎‎

НИЯТ.
Кыйбла тарафына карап басыгыз (түбәндәге рәсемдәге кебек).
Намазга керешер алдыннан, кайсы намазны укуыгызга карап, ният кыласыз.
Мәсәлән: Ахшам намазының фарызын укысагыз:
"ният кылдым ахшам намазының 3 рәкәгать фарызын үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә", дип ният әйтелә. Башка намазлар алдыннан да шундый тәртиптә ният әйтелә.
ТӘКБИР ӘЙТҮ.
Кулларны күкрәк турысына кадәр күтәреп (түбәндәге рәсемдәге кебек), тәкбир әйтегез.
Тәкбир — "Аллаһу әкбәр", дию.Тәкбир әйтелү белән намаз башланган санала, җитди булмаган сәбәпләр аркасында намазны бозарга ярамый.
КЫЯМ.
Куллар күкрәккә куела, уң кулыгызны сул кулыгыз өстенә куегыз (түбәндәге рәсемдәге кебек), карашыгызны түбәнгә, намазлыкка башны тидерәчәк (сәҗдә кылыначак) урынга юнәлтегез.Әлеге халәт кыям дип атала. Әлеге халәттә иң беренче "Сәнә" укыла.

"Сәнә": "Сүбехәәнәкә Аллааһүммә үә бихәмдикә үә тәбәракәс-мүкә үә Тәгалә җәддүкә үә лә иЛләәһә гайрукь".
"Сәнә"дән соң "Тәгаүүз" әйтелә.

"Тәгәүүз": "Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим"

"Сәнә" белән "Тәгәүүз" намаз башланганда гына укыла, намаз барышында бүтән укылмый.
"Сәнә" һәм "Тәгәүүз"дән соң "Фатиха" сүрәсе укыла. "Фатиха" сүрәсе намаздагы иң мөһим дога, ул намазның һәр рәкәгатендә укыла, аны дөрес ятлауга зур әһәмият бирегез.

"Фатиха" сүрәсе: "БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гааләмин. Әр-Рахмәәнир-Рахииим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләд-даааалиин. Әмииин.

"Фатиха" сүрәсеннән соң, Коръәннән берәр кыскарак сүрә, яисә 3 аять кадәр Коръән укылыр. Безнең мисал өчен, иң кыска сүрәләрнең берсе булган "Кәүсәр" сүрәсе булсын. Игътибар итегез икенче сүрә алдыннан "БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим" әйтелми.

"Кәүсәр" сүрәсе болай укыла: "Иннәә әгътайнәкәл кәүсәр фәсалли ли Раббикә үәнхәәр иннә шәниәәкә һүәәл әбетәр".
РӨКҮГЪ.
"Кәүсәр" сүрәсен укып бетерү белән тәкбир әйтегез (аллаһу әкбәр) һәм рөкүгъ кылыгыз.
Рөкүгъ — алга иелү була. (рәсемне карагыз). Ир-атлардан аермалы буларак хатын-кызларга артык нык иелергә кирәкми, тезләр бөгелебрәк торыр, тезгә таянганда кул бармаклары арасы ябык булырга тиеш. Ирләр рөкугка иелгәндә, гәүдәсе белән аяклары 90 градус чамасы туры почмак ясаса, хатын-кызлар 45 градуска гына иелә.

Рөкугта вакытта өч мәртәбә: "Сүбехәәнә Раббиәль газыйм" дип әйтелә. Барлык намазларда, барлык рәкәгатләрдә рөкугъ, бертөсле кылына
КАҮМӘ.
Рөкугтан турайганда: "СәмигаЛлааһү лимән хәмидәәһ" дип әйтәсез.
Тураеп беткәч: "Раббәнә ләкәәл хәмд" диясез. Астагы рәсемдәге кебек басыгыз, куллар күкрәккә куелмый.Бу халәт — каүмә дип атала.
СӘҖДӘ.
Каүмә халәтеннән тәкбир әйтеп (Аллаһу әкбәр) сәҗдәгә төшегез.
Сәҗдә — маңгайны җиргә тидерү була. Сәҗдәгә төшкәндә башта тезләр белән намазлыкка төшегез, аннан куллар белән таяныгыз, маңгай белән борынны намазлыкка тидерегез, куллар колаклар турысында булсын. Ир-атлардан аермалы буларак хатын-кызлар кысылыбрак сәҗдә кыла.(рәсемне карагыз)
Сәҗдәдә килеш:"Сүбехәәнә Раббиәль әгъләә" дип өч тапкыр әйтелә. Барлык намазларда да сәҗдәләр бертөсле.
ҖӘЛСӘ.
Тәкбир әйтегез: "Аллаһу әкбәр", утырыгыз. (Астагы рәсемдәгечә ике аякны да уң тарафка чыгарып, сул як оча белән җиргә утырыла). Ике сәҗдә арасында 1-2 секунд чамасы утыру — җәлсә була.
СӘҖДӘ.
1-2 секунд утырып алгач, тәкбир әйтеп: "Аллаһу әкбәр", янә сәҗдәгә кителә. Сәҗдә алда күрсәтелгәнчә кылына. Сәҗдәдән тәкбир әйтеп, 2нче рәкәгатьнең кыямына торып басасыз.
Намазның беренче рәкәгате тәмамлана, икенчесе башлана. 2нче рәкәгать
КЫЯМ.
Икенче рәкәгать "Фатиха" сүрәсе белән башлана:
"БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әл-хәмдү лиЛләәһи Раббил гааләмииин. Әр-Рахмәәнир-Рахииим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләд-даааалииин. Әмииин.
"Фатиха" сүрәсеннән соң янә берәр сүрә яки аятләр укыла.
Мисал өчен "Ихлас" сүрәсе:
Куль һүәЛлааһү әхәд. Аллааһу самәд. Ләм йәлид үә ләм йүләд. Үә ләм йә күләһү күфүән әхәд.
РӨКУГЪ.
Рөкугъ — беренче рәкәгатьтәге кебек кылына.
Шулай ук 3 тапкыр — "Сүбехәәнә Раббиәәль газыйм" дип кабатлыйбыз.
КАҮМӘ.
Беренче рәкәгатьтәге кебек "СәмигаЛлааһү лимәән хәмидәһ" — дип әйтеп тураясыз.
Тураеп беткәч "Раббанә ләкәәл хәмд" дисез.
СӘҖДӘ.
Сәҗдә кыласыз.(беренче рәкәгаттәге кебек) 3 тапкыр "Сүбехәәнә Раббиәль әгъләә" дип әйтергә онытмагыз.
ҖӘЛСӘ.
Түбәндәге рәссемдәгечә Җәлсәгә утырасыз.
СӘҖДӘ.
Түбәндәге рәссемдәгечә янә сәҗдә кыласыз 3 тапкыр "Сүбехәәнә Раббиәль әгъләә" дисез һәм тәкбир әйтеп кагъдәгә утырасыз.
КАГЪДӘ.
Беренче рәкәгатьтән аермалы буларак, барлык намазларда да, икенче рәкәгатьтә, сәҗдәдән соң кагъдәгә утырып "Тәшәһһүд" укыла.

"Тәшәһһүд": "Әттәхийәтү лиЛләәһи үәс-салаүәтү үәт-тайибәт. Әс-Сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә РахмәтүЛлааһи үә бәракәтүһ. Әс-Сәләәмү галәйнә үә галә гыйбәдилләһис-салихин. Әшһәдү әллә иләһә илләЛлааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ".
"Тәшәһүд" укылгач намазның өченче рәкәгатенә торып басасыз.
Өченче рәкәгать.
КЫЯМ.
Өченче рәкәгать тә "Фатиха" сүрәсен уку белән башлана:

"БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әл-хәмдү лиЛләәһи Раббил гааләмииин. Әр-Рахмәнир-Рахииим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләд-даааалиин. Әмииин.
Өченче рәкәгатьтә, "Фатиха"дан соң башка сүрә укылмый.
РӨКУГЪ.
Рөкугъ — башка рәкәгатьләрдәге кебек кылына.3 тапкыр — "Сүбехәәнә Раббиәль газыйм" дип кабатлыйбыз.
КАҮМӘ.
Башка рәкәгатьләрдәге кебек "СәмигаЛлааһү лимән хәмидәәһ" — дип әйтеп тураясыз.
Тураеп беткәч "Раббанә ләкәәл хәмд" дисез.
СӘҖДӘ.
Сәҗдә кыласыз.(башка рәкәгатьләрдәге кебек) 3 тапкыр "Сүбехәәнә Раббиәль әгъләә" дип әйтергә онытмагыз.
ҖӘЛСӘ.
Түбәндәге рәссемдәгечә җәлсәгә утырасыз.
СӘҖДӘ.
Янә сәҗдә кыласыз 3 тапкыр "Сүбехәәнә Раббиәль әгъләә" дисез һәм тәкбир әйтеп кагъдәгә утырасыз.
КАГЪДӘ
"Тәшәһһүд" укыла.
"Тәшәһһүд": "Әттәхийәтү лиЛләәһи үәс-салаүәтү үәт-тайибәт. Әс-Сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә РахмәтүЛлааһи үә бәракәтүһ. Әс-Сәләәмү галәйнә үә галә гыйбәдилләһис-салихин. Әшһәдү әллә иләһә илләЛлааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ".
"САЛАВАТ" һәм "ДОГА".
Кагъдә халәтендә утырган килеш "Салават" укыла:"Аллаһүммә салли галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә саләйтә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид.Аллаһүммә бәрик галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә бәрактә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид".
Дога укыла: "Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү үә фил әхирати хәсәнәтәү үә кыйнә гәзәбән-нәр".
СӘЛАМ БИРҮ
Дога укылып беткәч, башыгызны уң якка борып: "Әс-Сәләәмү гәләйкүм үә РахмәтуЛлааһ" Аннан сул якка борып:"Әс-Сәләәмү гәләйкүм үә РахмәтуЛлааһ" дип сәлам бирәсез. Сәлам биргәндә күз карашы җилкәдә булырга тиеш (түбәндәге рәсемне карагыз).
СӘЛАМ ДОГАСЫ
Сәлам биргәннән соң, кулларны (рәсемдәгечә) күтәреп: "ӘстәгъфируЛлааһ, ӘстәгъфируЛлааһ, ӘстәгъфируЛлааһ, әллааһүммә әнтәс-Сәләәмү үә минкәссәләәм, тәбәәрактә йәә зәлҗәләәли үәл икраам — дип дога кылып учлар белән битне сыпырабыз.
НАМАЗ ТӘМАМ
Намазда укылачак сүрәләрне, гарәпчә белгән кешедән, яисә аудиоязмалардан тыңлап өйрәнергә киңәш итәр идек, чөнки кириллица хәрефләре белән, гарәп сүзләрен дөрес итеп биреп булмый. Гарәпчә өйрәнсәгез тагын да яхшырак, хәзер Әл-хәмдүлиЛләәһ, күп мәчетләрдә курслар бар. Уңышлар сезгә изге эшегездә, Аллаһ ярдәменнән барчаларыгызныда ташламасын!!!

Комментарии

  • 13 фев 2017 08:55
    Әс-Сәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуЛлааһи үә бәракәтүһ!  Шундый матур итеп эшләнгән намаз уку үрнәге өчен сезгә зур рәхмәт! Әҗер-савапларын АЛЛАҺ Тәгалә үзегезгә насыйб итсен, ин шә АЛЛААҺ!                                        "Фатиха" сүрәсе намаздагы иң мөһим дога, ул намазның һәр рәкәгатендә укыла, аны дөрес ятлауга зур әһәмият бирегез.

    "Фатиха" сүрәсе: "БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гааләмиииин. Әр-Рахмәәнир-Рахиииим. Мәәлики-йәүмиддиииин. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгиииин. Иһдинәс-сыйрааталь мүстәкыыыыйм. Сыйрааталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдууби гәләйһим үәләд-дааааллииин. Әәмиииин.
    "Фатиха" сүрәсеннән соң, Коръәннән берәр кыскарак сүрә, яисә 3 аять кадәр Коръән укылыр. Безнең мисал өчен, иң кыска сүрәләрнең берсе булган "Кәүсәр" сүрәсе булсын. Игътибар итегез икенче сүрә алдыннан "БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим" әйтелми.
    "Кәүсәр" сүрәсе болай укыла: "Иннәәәә әгтайнәәкәл кәүсәр. Фәсалли лираббикә үәнхәр. Иннә шәәниәкә һү-үәл әбетәр".
    Фотография
  • 13 фев 2017 09:13
    Үә гәләйкүм әс-Сәләәмү үә рахмәәтуЛлааһи үә бәракәтүһ! Бик кирәкле, яхшы дәреслек!  Дөресләгән урыннарың күренә, хәзер сине шелтәмәсәләр ярар иде дип хафаланам. Төзәткәнне беркем дә яратмый, сөннәт гамәл булса да.
    Фотография
  • 13 фев 2017 11:18
    ​3 аяттан күберәк укырга ярамыймыни?
  • 13 фев 2017 16:10
    "Фатихә" - сүрәсенә кушып кәм дигәндә 3 аять укырга кирәк, күберәк аятләр куысак тагын да яхшы булыр, ин шә АЛЛААҺ! Үтәгән намазларыбызны Раббыбыз Үзенең киң рәхмәтләре белән кабуллардан кылсын! Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гааләмиииин! Әәмиииин!
    Фотография
  • 14 фев 2017 15:27
    Миндэ намаз укырга ойрэнэ башладым .Зур рэхмэт  сезгэ !
  • 15 фев 2017 16:39
    Әс-Сәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуЛлааһи үә бәракәтүһ! Сәҗдәгә киткәндә ниндидер сәбәп белән башта кулларга таяну намазны бозмый, хафаланмагыз. Намазның фарызлвры үтәлмәсә һәм тагын 19 төрле гамәл намазны боза. Бу турыда "Гыйбадәте Исламия" китабында укырга була. Үтәгән намазларыгызны АЛЛАҺ Тәгалә Үзенең киң рәхмәтләре белән кабул кылсын, ин шә АЛЛААҺ! Әәмииин!
  • 15 фев 2017 20:02
    Cәҗдәгә китеп укый алмаган очракта утырып укырга була. Алга урындык баш терәр өчен кирәкми, башны түбәнерәк иү дә җитә. Урындыкны алда пәрдә өчен куярга була, кирәк булса гына. Басып укып сәҗдәдә генә утырсагыз да була, йәисә намазыгызны тулысынча утырып укысагыз да була. Әлхәмдү лиЛләәһ, АЛЛАҺ Тәгалә безгә үти алмаслыкны йөкләтмәгән. Гйбадәтләрегезне Раббыбыз кабул кылсын, ин шә АЛЛААҺ! Әәмииин!
  • 17 фев 2017 11:11
    Әс-Сәләәмү гәләйкүм үә рахмәәтуЛлааһи үә бәракәтүһ. Юкка хафаланмагыз Фәрит әфәнде, куп хафалансаң нерв системасы какшауы мөмкин, Без бер кемне дә ШЕЛТӘЛӘП  утырырга уйламыйбыз hәм БӘХӘС короп утырырга hич тә вакытыбыз юк! Дөрөсләгән кеше дөрөсләсен ул аның эше, әммә Бездә темаларны юк бардан гына алып утырмайбыз, купләрен укыган Имам-Хәзрәтләр караштырганнан соң, ә кай берәүләре алар узләре язып-китереп биргәннән соң гына кертергә тырышабыз! Аллааh әглә! Раббыбыз узе генә бар нәрсәне күрә hәм белә! Әл-хәмдү лиЛләәhи Раббил гааләмииин.Әмииин.
  • 22 фев 2017 16:30
    Әс-Сәләәмүгәләйкүм. "Дөрөсләгән кеше дөрөсләсен ул аның эше" - әгәр миңа гына кагылса, һич кысылмас идем. Сезнең күп хата белән язган, Коръәннең иң бөек сүрәсен кемнәрдер ялгыш укып ятларлар дип хафаланып язган идем.       "Фатиха" сүрәсе: "БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гааләмиИИн. Әр-Рахмәәнир-Рахииим. МәӘлики-йәүмиддиИИн. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгИИИн. Иһдинәс-сыйраАталь мүстәкыЫЫйм. СыйраАтал-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуУби гәләйһим үә ләддаааалЛииИИн. Әмииин.
  • 22 фев 2017 21:33
    ​​Үә гәләйкүм Әс-Сәләәмү үә рахмәәтуЛлааһи үә бәракәтүһ! - "..әгәр миңа гына кагылса, һич кысылмас идем." Без Сезгә генә төбәп язмадык, әммә андый төзәтеүчеләр бик күп күренәләр, Без хаталы язсак та, язган әйберләне кубесен Имам -Хәзрәтләр караганнарын,кайларын алар язганнарын язып кертәбез, кемнең дөрөслеген бер Раббыбыз гына күрә hәм белә! Аллааh әглә. Без кемнең дөрөслеген дөрөс түгелеген тикшереп,бәхәскә төшөп утыра алмыйбыз, Сезгә төбәлгән кеүек булса гәфү итәрсез! Бер сорау:   "БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гааләмиИИн....." нигә Рахииим, гааләмиИИн, үә ләддаааалЛииИИн. кеүек сүзләрне бер җирдә 3 хәреф белән язасыз, бер җирдә 4 хәреф белән?! ...кайсылай дөрөсөрәк була? ..hәм яауабыгызда нигә шул 3 яки 4 белән язганыгызны дәлилләп күрсәтә аласызмы?!!
  • 14 мар 2017 20:09
    амин  ряхмять