ТАКМАКЛАР

Комментарии

  • 18 дек 2017 11:42

    ТАКМАКЛАР



    Кара тәкә, ак тәкә,

    Кайтып килә күк тәкә.

    Кеше буй үстергән чакта

    Кайда калдың бүтәкә?


    Ике чебен идән юа,

    Итәкләрен кыстырып.

    Ата чебен карап ята

    Мич башыннан сызгырып.


    Армиядән кайтканнар

    Бар да тага значок.

    Бер көнендә танышалар,

    Икенчесендә расчёт.


    Әбиемнең кәҗәсе

    Бакчада кәбестәдә.

    Җырламагач, биемәгәч,

    Сез монда нәмәстәгә?


    Агыйделдә ак кораб,

    Утырдым алга карап.

    Монсы уйный, монсы җырлый,

    Монысы утыра тыңлап.


    Сулар ага, сулар ага,

    Сулар ага арыктан.

    Кызын озатырга баргач,

    Куркып качкан сарыктан.

    Илмира Солтанова һәм Айрат Газетдинов язып алган. 1993 ел. Мөслим.

  • 18 дек 2017 11:43

    КУЛЫМДАГЫ ЙӨЗЕГЕМНЕҢ...


    Кулымдагы йөзегемнең

    Исемнәре Миңзифа.

    Күп ашамаган кешенең

    Буе була ди зифа.


    Кулымдагы балдагымның

    Исемнәре Хәдичә.

    Горбачевның сүзләренә

    Ышанган идек кичә.


    Кулымдагы йөзегемнең

    Исемнәре Маһинур.

    Ике бите - пешкән алма,

    Борыннары – помидор.


    Кулымдагы йөзегемнең

    Исемнәре Габдулла.

    Габдуллага койрык таксаң,

    Менә дигән ат була.


    Кулымдагы йөзегемнең

    Исемнәре Гаптери.

    Безнең авыл егетләре

    Аракыга аптырый.


    Кулымдагы йөзегемнең

    Исемнәре Баязит.

    Кеше ярын аерып алып,

    Сөясең бит, паразит.


    Кулымдагы йөзегемнең

    Исеме Габделбарый.

    Коммунизмга барабыз –

    Кемне сөйсәң дә ярый.


    Кулымдагы йөзегемнең

    Исемнәре Марфуга.

    Ат тугарып, җигә белми,

    Кызлар сайлаган була.

    Мөслим авылында яшәүче Җәлилова Гөлназ Илсур кызының 1991-1996 елларда тупланган такмакларыннан алынды.

  • 18 дек 2017 11:44

    ӘНӘ КИЛӘ АВТОМОБИЛЬ...


    Әнә килә автомобиль

    Төягәннәр катлама.

    Сезнең ише малайлар

    Бер атлый да каплана.


    Әнә килә автомобиль

    Төягәннәр кыярлар.

    Бик күтәрмә борыныңны

    Чиләк эле куярлар.


    Әнә килә автомобиль

    Салганы дегет икән.

    Чәчләре дә үрә торган,

    Мировой егет икән.


    Әнә килә автомобиль

    Ленинград юлында.

    Рапорт бирергә килмәдем

    Сөюләрем турында.


    Әнә килә автомобиль

    Төягәннәр киң каеш.

    Үз-үзеңне әллә кемгә

    Куясың, понимаешь.


    Әнә килә автомобиль

    Төягәннәр тәмәке.

    Йөзләренә чыккан инде

    Көнчелек галәмәте.


    Әнә килә автомобиль

    Төягәннәр ак кипке.

    Кетәклеккә менгән идем,

    Тавык башыма типте.


    Әнә килә автомобиль

    Төягәннәр тастымал.

    Мәхәббәтең мич астында,

    Кисәү белән тартып ал.


    Әнә килә автомобиль,

    Төягәннәр пыяла.

    Кочаклашкан да юк әле,

    Сөйгән егетем ояла.


    Әнә килә автомобиль,

    Төягәннәр порошок.

    Таңга кадәр утырабыз,

    Бер-беребезгә карашып.

    Мөслим авылында яшәүче Җәлилова Гөлназ Илсур кызының 1991-1996 елларда тупланган такмакларыннан алынды. 2009 нчы ел

  • 18 дек 2017 11:45

    ТУЙ ТАКМАКЛАРЫ


    Ике кода уйга калган

    Нидә икән уйлары?

    Ничә меңгә төште икән

    Замананың туйлары?


    Японский магнитофон

    Акыра да бакыра.

    Әллә туйга җен-пәриләр,

    Шүрәлеләр чакыра?


    Туйда туйганчы эчмиләр,

    Аек булсын туегыз.

    Аракы дигән шешәне

    Санап кына куегыз.


    Бие, бие Габдулла,

    Биегән кеше шат була.

    Туйда биеп шатланмасаң,

    Үз хатының ят була.


    Кабыйм микән, капмыйм микән,

    Калҗа-калҗа итләре?

    Майлы калҗага охшаган

    Кодагыйның битләре.


    Сездә туйлар булгалыймы,

    Бездә туйлар булгалый.

    Билең нечкә, үзең мичкә,

    Биеп җибәр, кодагый.


    Бие, кода, бие, кода,

    Кодагыйдан уздырып.

    Соңгы пенсияңә алган

    Ботинкаңны туздырып.


    Уйнап җибәр гармуныңны,

    Көйләрен сайлап кына.

    Туйда ашап, тамак туйгач,

    Качарбыз җайлап кына.


    Ике тиен, бер акча –

    Яшь кәләш белән кияү.

    Туйлар үткәч, акча беткәч,

    Йөрерсез бергә җәяү.


    Кулымдагы йөзегемнең

    Исеме Вәлиәхмәт,

    Безне болай зурлаганга

    Сезгә бездән зур рәхмәт.


    Мөслим авылында яшәүче Җәлилова Гөлназ Илсур кызының 1991-1996 елларда тупланган такмакларыннан алынды. 2009 нчы ел.

  • 18 дек 2017 11:46

    МӘХӘББӘТ ТАКМАКЛАРЫ


    Иреннәрең – кызыл чия,

    Күзләрең – зәңгәр төймә.

    Гомерлеккә сөйдем сине,

    Ташлап китәр бу, димә.


    Ике икең дүрт булса да,

    Ике өчең – биш түгел.

    Сезнең ише “егетләр”гә

    Безнең кызлар иш түгел.


    Аклы ситсы төс яратам,

    Ап-ак күлмәк киямен.

    Әйтми генә йөргән идем,

    Мин дә сине сөямен.


    Агыйделгә суга барсам,

    Күрәм суның кондызын.

    Ах, бәгырем, син бит минем

    Чын мәхәббәт йолдызым.


    Тапочкасы, тапочкасы,

    Тапочкасы кожаный.

    Кеше ярларын сөяргә

    Гүпчим не положено.


    Егетләр кепка кияләр,

    Кызлар шәл ябыналар.

    Егетләр батыр булса да,

    Кызларга ялыналар.


    Безнең авыл егетләре

    Чәч үстергән булалар.

    Битен-кулын юа белми,

    Кыз тикшергән булалар.


    Өй түбәсенә менеп,

    Арыш-бодай җилгәрәм.

    Чучка колагына салып,

    Сиңа сәлам җибәрәм.


    Тәрәзә аша күрдем

    Тастымал элгәнеңне.

    Әйтмәсәң дә белдем инде

    Кем белән йөргәнеңне.


    Безнең авыл кырларында

    Дете буксовать итә.

    Безнең авыл егетләрен

    Кызлар сортовать итә.


    Аргы яктан берәү килә

    Кара костюм, ак яка.

    Кара костюм, ак якага

    Исебез китми пока.


    Безнең авыл егетләре

    Ак перчатка кимиләр.

    Кино билетыннан куркып,

    Кызлар белән йөрмиләр.


    Безнең авыл егетләре

    Бишәр тапкыр өйләнә.

    Теше коелып бетсә дә,

    “Мин – егет”, - дип сөйләнә.


    Минем егетем еракта,

    Кайчаннар килер инде.

    Башка белән йөргән өчен,

    Кирәкне бирер инде.


    Челтәр бәйләүчеләр килгән,

    Челтәр бәйләрләр инде.

    Челтәр күзе алган саен,

    Безне чәйнәрләр инде.


    Сөям сине, сөям сине,

    Сүрелмәс булсаң гына.

    Базга төшеп, сөт-катыкка

    Әүрелмәс булсаң гына.


    Ике тавык, бер курица

    Көймәдә катается.

    Минем кем белән йөрүем

    Сиңа не касается.


    Аклы ситсы күлмәгемне

    Кими башлаган идем.

    Рәхмәт яусын ташлавыңа,

    Сөйми башлаган идем.


    Ишектән керүләре,

    Тәмәке төрүләре.

    Бит очларын чокырайтып,

    Елмаеп көлүләре...


    Күл буенда бер бака

    ЯКүлмәген талга элгән.

    Синең өчен бер черки

    Кислота эчеп үлгән.


    Син дә матур үзеңә,

    Мин дә матур үземә.

    Йонын койган тавык кебек

    Күренәсең күземә.


    Күн бияләй эчләрендә

    Кулларың тирләмиме?

    Унбишенче яр сөясең,

    Әнкәең тиргәмиме?


    Исемнәре, исемнәре,

    Исемнәре Ибрай.

    Ата каз кыланмышлары

    Биргәндер сиңа ходай.


    Арчалардан поезд килә

    Унике вагон белән.

    Шул вагонның эчләрендә

    Яшә сөйгәнең белән.


    Алма бирәм ашасаң,

    Бәхил түгел ташласаң.

    Урының оҗмахларда булыр,

    Мине сөя башласаң.


    Алма ашыйм, алма ашыйм,

    Ашыйм чияләрен дә.

    Үзен түгел, сөймим хәзер

    Фамилияләрен дә.


    Казаннардан сатып алдым

    Көмеш кашлы балдагым.

    Бәлки гел бергә булырбыз,

    Белеп булмый алдагын.

    Мөслим авылында яшәүче Җәлилова Гөлназ Илсур кызының 1991-1996 елларда тупланган такмакларыннан алынды. 2009 нчы ел.

  • 18 дек 2017 11:46

    Америка, Америка,

    Америка кабагы.

    Берсе озын, берсе кыска

    Чалбарыңның балагы.


    Биек тауның юашларында

    Үсеп утыра миләш.

    Бик күтәрмә борыныңны,

    Сортыңны белеп сөйләш.


    Француз яулык өчпочмак,

    Уртасында - өч борчак.

    Минем җырны ошатмасаң,

    Үзең җырла, буш корсак.


    Бер кыз килгән больницага,

    Тамагында – ангина.

    Кышы буе капрон кигән,

    Ни дияргә андыйга.


    Аягында хром итек,

    Билендә - сары каеш.

    Командир булдым дигәч тә,

    Масайма, понимаешь.


    Пыяла савыт эчендә

    Чебен пудра ягына.

    Кичә сөйгәнеңне күрдем,

    Тигез җрдә абына.


    Атлас түгел, ефәк түгел

    Синең дә кигәннәрең.

    Чыпчык булып чыктымыни

    Сандугач дигәннәрең.


    Ике кесәң тулы акча,

    Бишәрлек тә, унарлык.

    Күтәрелгән борыныңа

    Унбиш әтәч кунарлык.


    Агыйделдән йөзеп килә

    Яшел түбәле кораб.

    Кимсетмәгез, кимсенмәбез

    Сез кимсеткәнгә карап.


    Ал булса ни, гөл булса ни,

    Булса ни, булмаса ни.

    Аның акыллары булсын,

    Буйлары булмаса ни.


    Аклыны ки, караны ки,

    Әгәр әйбер сайласаң.

    Дөньяны тиз танытырлар,

    Болай гөрбиянлансаң.


    Гармун уйный бер малай,

    Гармун телләре калай.

    Ошамый да, килешми дә,

    Гөрбиян булма алай.


    Гармун уйный белмәсәк тә,

    Бер өйрәнербез әле.

    Тәүфыйксыз дип хурламагыз,

    Тәүфыйкланырбыз әле.


    Аягымда ефәк яулык,

    Башларымда чабата.

    Җәйнең эссе көннәрендә

    Аягым карга бата.


    Чуар тавык суга бара,

    Аягында чабата.

    Сыер күкәй салган чакта,

    Тавык бозаулап ята.


    Агыйделнең аръягында

    Чатор-чотыр ут яна.

    Мин дә киттем сүндерергә

    Печән төяп бер чана.

    Мөслим авылында яшәүче Җәлилова Гөлназ Илсур кызының 1991-1996 елларда тупланган такмакларыннан алынды. 2009 нчы ел.

  • 18 дек 2017 11:47

    Киленнәр эштән кайта

    Берлинны алган кебек.

    Бианайлар тетрәп төшә

    Пленга төшкән кебек.


    Чәчтем бодай, бирде Ходай

    Бер бодайга мең бодай.

    Чәчләремнең бөртеге саен

    Кайгылар бирде Ходай.


    Сиңа да бер кабырга,

    Миңа да бер кабырга.

    Колхозчылар үлеп ята,

    Әйдә кабер казырга.


    И Ходаем, бирмә акыл,

    Җүләрлеккә ни җитә.

    Миңа биргән акылларың

    Барыбер җилләргә китә.


    Титов белән Гагарин.

    Магазинга кергән идем

    Килки белән маргарин.


    Эх яшь чаклар, яшь чаклар,

    Кесә тулы борчаклар.

    Чабатага чикерткә җигеп,

    Урман кисеп йөргән чаклар.


    Бие, бие, Хәйрулла,

    Биегән кеше бай була.

    Биегән кеше бай булганчы,

    Карт алаша тай була.

    2010нчы елда Мөслим районы Мөслим авылында яшәүче Вахитова Миңлерәшидә ( елда туган) авызыннан оныгы Вахитова Ләйсән язып алды

  • 18 дек 2017 11:48

    Ызба башы түгәрәк,

    Килеп кунды күбәләк.

    Әгәр ишеткән булсагыз,

    Әйдә, җырлыйк бергәләп.


    Нигә элдең йөрәгемә

    Назлы сөю бишеген.

    Каян таптың, ничек ачтың

    Йөрәгемнең ишеген.


    Ак шәлләргә төрендең,

    Су алырга үрелдең.

    Күләремә суда йөзгән

    Аккош булып күрендең.


    Их язлары, язлары,

    Язларының майлары.

    Эреттең, эреттең, эреттең, эреттең

    Йөрәгемнең майларын.


    Нигә һаман шаяртасың,

    Нигә һаман көләсең.

    Сагындым, бер үп, диясең

    Үбим, дисәм, китәсең.


    Без урамнардан узарбыз

    Тимер чана сыздырып.

    Йокың килсә, йокла, җаным,

    Уятырмын сызгырып.


    Зәңгәр күлгә төшәрсең,

    Суларында йөзәрсең.

    Минем белән бергә булсаң,

    Җәннәтләргә керерсең.


    Чәчәләреңнең үрмәсен,

    Тасма белән үрмә син.

    Билләренә күз салмагыз,

    Өзелеп китә күрмәсен.


    Әй, иркәм, нәрсә әйтим,

    Синсез күңелем ятим.

    Бүгеннән өйләнер идем,

    Әнием кушмый, нишләтим.


    Чын бәхетем – мәхәббәтем,

    Тапламагыз сез аны.

    Саклагыз бәхетегезне,

    Эзләмәгез яңаны.


    2010.

  • 18 дек 2017 11:49

    Татарча “кая барасың”,

    Урысча “куда пойдешь”.

    Ярыңны кеше алса,

    Пожалуй, с ума сойдешь.


    Бездә хәзер шундый мода:

    Кызлар кия фуражка.

    Иреннәренә сылыйлар

    Кило ярым краска.


    Ага сулар, ага сулар,

    Ага сулар арыктан.

    Кызын озатырга баргач,

    Куркып качакан сарыктан.


    Кара бөдрә чәчләремне

    Тарадым, үрә алмадым.

    Тауга менеп, ташка басып,

    Карадаым, күрә алмадым.


    Аргы урамнан килдеңме,

    Бирге урамнан килдеңме.

    Без сагынганны белдеңме,

    Үзең сагынып килдеңме?


    Мөслим урта мәктәбенең 6 нчы А сыйныфы укучысы Мортазин Ирек язып алып килде. 2011 нче ел.


    Биек булса коймагыз,

    Ак буяуга буягыз.

    Пожалуйста, үзегезне

    Әллә кемгә куймагыз.


    Иске Вәрәш авылында яшәүче Фазлыева Раушания (1964 нче елда туган) авызыннан Мөслим урта мәктәбенең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Лотфуллина Эльза язып алды. 2011 нче ел.


    Без үзебез Мөслимнеке,

    Үстек Ык буйларында.

    Мөслим булгач, кирәк түгел

    Безгә Парижлары да.


    Әнә килә автомобиль,

    Төягәннәр ашлама.

    Яшь гомерләр ике килми,

    Бер килсә дә ничава.


    Иске Вәрәш авылында яшәүче Хафизова Лилия Мөнир кызы (1976 нчы елда туган) авызыннан Мөслим урта мәктәбенең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Хафизова Динара язып алды.


    Иртән торып битне юдым

    Роза сабыны белән.

    Сабыны да суга төште

    Сине сагыну белән.


    Мөслим урта мәктәбенең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Могаров Искәндәр язып килде. 2011 нче ел.


    Ак алъяпкыч бәйлиләр дә

    Бавын салындыралар.

    Бииселәре дә килә,

    Ләкин ялындыралар.


    Иске Вәрәш авылында яшәүче Мөҗәллия Шакировадан (1938 нче елда туган) Мөслим урта мәктәбенең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Хәсәншина Раилә язып алды.


    Урам аша чыккан чакта

    Сындырдым талыгызны.

    Шул сындырган талыгыздан

    Сорадым хәлегезне.


    Мөслим урта мәктәбенең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Мирсалихов Камил язып алып килде. 2011 нче ел.

  • 21 фев 2020 22:47
    Сыгасын да сояласен Клуб ишекларена Урмакучлар оялаган танау тишекларена