УЙЛЫЙ КАЛСАҢМин уйларга куркып йөрим.Уйласаң, баш уела.“Яңалык”лар да карамыйм,Карасаң, чәч коела.Кибетләргә керми йөрим,Нервы ял итсен бераз.Өметләнгән эшкуарныңКәефе китсен бераз.Авырырга куркып йөрим,Докторга чират җитмәс.Җитсә, дару хакларынаКарарга йөрәк җитмәс.Уйлый калсаң, коточкыч уйМигә ябыша, диләр.Бу турыда уйлар бәндәЧиргә сабыша, диләр.Бер карасаң, уйланмагач,Һаман без исән кебек.Үзебез “нормальный” кебек,Үзебез исәр кебек.
Илүсә ИСМӘГЫЙЛЕВА
УЙЛЫЙ КАЛСАҢ
Мин уйларга куркып йөрим.
Уйласаң, баш уела.
“Яңалык”лар да карамыйм,
Карасаң, чәч коела.
Кибетләргә керми йөрим,
Нервы ял итсен бераз.
Өметләнгән эшкуарның
Кәефе китсен бераз.
Авырырга куркып йөрим,
Докторга чират җитмәс.
Җитсә, дару хакларына
Карарга йөрәк җитмәс.
Уйлый калсаң, коточкыч уй
Мигә ябыша, диләр.
Бу турыда уйлар бәндә
Чиргә сабыша, диләр.
Бер карасаң, уйланмагач,
Һаман без исән кебек.
Үзебез “нормальный” кебек,
Үзебез исәр кебек.