Сания Шарипова (Яруллина)
1 мая

ТУЗГАНАКТАН КАЙНАТМА

Кирәк: 400 грамм тузганак бутоны, 2 стакан су, 7 стакан шикәр.
Чәчәкләрне юарга, су тутырырга һәм утка куярга. Ике минут кайнатып алырга. Пешкән кайнатмага шикәр сибәргә, утка куярга һәм кайнатырга. Кайнатманы җиде минут кайнаткач, чиста банкларга салырга һәм капкачларын ябарга.
***
300-400 тузганак чәчәген җыеп, салкын суга салабыз. Су чәчәкләрне күмәргә тиеш. Бер тәүлектән соң чәчәкләрне сыгып алып, 0,5 литр кайнатылган суга салырга һәм 15-20 минут кайнатып алырга кирәк. Шуңа 1 кг шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы өстәп болгатасы, 1-2 лимонны ваклап саласы. Лимонны кабыгы белән салсагыз да була. Катнашманы 5-7 минут кайнатабыз. Ул бал сыман сары төскә керергә тиеш.
Шуннан соң уттан алып суытабыз, сөзәбез. Сыеклыкны утка куеп, тагын 1-2 минут кайнатып алабыз.

Комментарии

Комментариев нет.