Сания Шарипова (Яруллина)
11 мая

Алдакчылар тозагы

Нәрсәдер язган чагында, комачауламасыннар өчен, шалтыраткычымны сүндереп куям. Эшемне тәмамлагач кына, кемнән нинди хәбәр килүен,кемнәр шылтыратуын ачып карыйм. Ни гаҗәп, суелса да суелыр икән таштан юкә, апам мең сум акча күчергән. Соң булганлыктан, шылтыратып бочып, рәхмәт әйтеп тормадым. Кибеттән ни дә булса алырга куша торгандыр. Торуыма телефонга аңардан янә биш мең күчкән, таш борчак хат та юллаган:
‒Әндри казнасы бар дип белдеңме? Нинди бетмәгән акча сорау да акча сорау. Башкача теләнмә, үземә дә юк.
Аңлашкач, шул ачыкланды: кемдер мин булып апамнан үз шалтыраткычына акча салуны үтенгән. Апам игътибарсызлыгы аркасында, телефон номерын юньләтләп карап тормаган, минекенә күчереп куйган. Игътибарсызлык аны алдакчылар тозагыннан коткарган, юкса була иде Яңа ел бәйрәменә сюрприз.
Шушы хәлдән соң узган ел, ел алмашынганда, авылыбызда булган бер вакыйга хәтеремдә яңарды. Бу Мусиннар гаиләсендәге хәл. Алар сиксән яшьтән өстәләр инде. Вакытында яратышып кавышканнар, дүрт ул һәм бер кызга гомер биргәннәр. Балалары берсеннән- берсе акыллы, кешеләргә ярдәмчел булып, авылның күз каршысында үстеләр. Зур уллары офицер иде. Өйләнергә, нәсел калдырырга өлгермәде, частендә атып үтерделәр. Хөкүмәтнең бар бүләге ‒ әниләренә зур гына күләмдә пенсия тәгаенләделәр. Икенче уллары солдат хезмәтеннән кайткач, үзен озатып калган һәм көтеп алган сөйгәнен кәләш итеп алып кайтты. Авылда ПТУда мастер булып эшләде. Эш урыныннан бүлмә бирделәр. Бүлмәне ямьләп уллары һәм кызлары туды. Тик өметле бәхет озакка бармады. Тракторы белән басу агулаганда, егет үзе дә агуланды. Озак сызланып ятып, әти-әнисен беркайчан да онытылмый торган кайгыга батырып, тормыш юлдашын һәм балаларын ятим итеп, күзләрен мәңгелеккә йомды. Кайгы әрсез кунак кебек, куганга китми. Өченче улларын (уртанчысын) су йотты. Буага су коенырга барган җирдән җансыз тәнен юллап алып кайттылар. Күзгә күрсәтеп, бөкте кайгы Мусиннарны. Дүртенчесе –Илгизләре шофер һөнәрен үзләштерде, районнан чибәр генә кызыкайны утыртып алып кайтып, никах укытып, туйлап, үзенә хатын итте. Кызлары һәм уллары туды. Гаилә Әти-әни тырышлыгы белән, яңа булмаса да, йорт алып, башка чыкты. Төпчекләре –кызлары, ерак түгел шәһәргә барып укып, медицина көллиятен тәмамлады. Мәхәббәтен тапты, балалар үстерәләр. Бик еш булмаса да, туган нигезгә кайтып, әти-әниләрен куандырып китәләр.
Илгизләре иркәрәк булдымы, әллә күбрәк биреп очындырдылармы.
‒Улкайларыбыз исән булса, ни генә эшләсәләр дә риза булыр идек, ‒ дип теләгән теләкләре өчен, Алла шундый язмыш белән бүләкләдеме.
Юк ул алама кеше түгел. Бигрәк тә әти-әнисе өчен җанын бирергә тора. Җае чыккан саен, барып ярдәмләшә, көн дә хәл-әхвәлләрен белеп чыга. Тик кайчагында тузга язмаган эшләр эшләп ташлый. Балалары үсеп беткәч, яшь бичә очратты. Аны гына да гаепләп булмый, хатыны да шундук ике балалы иргә кияүгә чыкты. Балалар, әти якты чырай күрсәтсә – әтидә, әни җылы сүз әйтсә –әнидә, күбрәк нәнәйләр дә үсеп үз юлларын таптылар.
Авылда колхоз, районда төрле оешмалар беткәч, Илгиз дә эшсез калды. Аның кулыннан эш килә, балта да уйнап тора. Оста кайда да кирәк. Акчага интегеп яшәми. Әниләре, үзләре белеп, акча бирсә ала, бирмиләр икән сорап бимазаламый. Яшь хатыны, аны сансынмыйча, Илгиздән туган дүрт яшьлек кызын ияртеп үз авылына кайтып китте, башы эшли, алиментны вакытында түләтә. Эт янына эт, бет янына бет ияләшә. Илгизнең шешәдәшләре дә, шабашкага йөри торган иптәшләре дә, кайда өйләнмәгән, кайда өйләнеп аерган дусларының да чуты юк. Белмим, хатын-кызның чәче бар, башы юк бугай. Әле яңа ел алдыннан:
‒Тиздән улыбыз туачак, ‒ дип, корсагын көчкә күтәреп,бала ияртеп, күрше районныкы Фәридә килеп керде.
Декабрь азагында иртә төшә торган караңгы тирә якны эңгер- меңгер иткән. Өйдә күптән ут кабызылган. Аллага шөкер, алюмен үткәргечне изоляцияләнгәнгә алмаштырдылар. Иң курыкканнары – янгын. Инде Ходай шунсыннан сакласын. Кайгы кирәкләрен биргән Мусиннар Яңа елга әзерләнде. Карчык бәлешен духовкага тыккан. Табында, бәйрәм булмаганда да өзелми торган, кибеттән кайткан тәм-том. Өйләре җылы булса да әти кеше бәрән тиресеннән тегелгән душай кигән, гарип аягы өшегәнлектән, мәңге салынмас пима.
‒Өс башыңны алмаштырыр идең, атасы. Белеп булмый балалар кайтып килер. Бәйрәмчә булсын.
‒Кайтсыннар, кире китмәсләр. Җылы сөяк сындырмый, ‒ дип тискәрегә сөйләп бетәргә өлгермәде, ишек дөбердәтергә тотындылар. Ишектән карлы буран белән бергә кара куртка, кара чалбар кигән, ялтырап күзләре генә күренеп торган, муенга кадәр төшереп киелгән кара башлыклы нәзек кенә озын буйлы ике бәндә пәйда булды. Авылда бәйрәм алдыннан биткә битлек киеп, авылдашларны котлап чыгу матур бер йолага әверелгән. Керүчеләрдән алда, урталайга бөкләп бәйләгән, бизәкле яңа йон яулыгын төзәткәләп, керүчеләргә май сымак эреп:
‒Яңа ел белән, балалар. Сез кемнәр буласыз? Өстәлдән тәмләткечләр алыгыз, эчәргә юк, ‒ дип сөйләнде карчык.
Ул арада булмады, чакырылмый килгән кунаклар картының башына милиция таягыдай кара таяк белән китереп чәпәделәр. Болай да аягында чак торган, көчле сугудан ул авып ук китте.
‒Коткарыгыз, ‒ дип кычкырмакчы иде дә әби,тавышы чыкмады, үзенең дә башына шык итеп таяк төште һәм ушын югалтты.
Исенә килгәч, картын селкеткәләп карады, берничек тә ярдәм итә алмагач, бәлешен сүндереп, урамдагы көрткә каплана-каплана, янәшәдә яшәгән күршеләренә кереп, бутала-бутала хәлне аңлатты. Күршеләре, булдыра алганча, беренче ярдәмне күрсәтте: гәүдәне идәнгә сузып салдылар, йөрәгенә массаж ясадылар, ишекләрне ачтылар, уксус иснәттеләр. Ниһаять ул тирән итеп тын алды. Район үзәгеннән ашыгыч ярдәм чакырдылар. Авылны полиция басты. Мусиннарның үлемтеккә дип пенсиядән җыйган йөз меңнән артык акчаларының юкка чыгуы билгеле булды. Кемнәр алуын ачыклый алмадылар. Беренче шиклеләр исемлегендә Илгиз һәм аның эшсез, эчеп ятучы әшнәләре булды. Ләкин алар, алдан ук Яңа елны каршылый башлаганлыктан, сүз әйтер дәрәҗәдә түгелләр иде. Икенче көнне кешечә бәйрәм каршылый алмаган районнан тикшерүче шиклеләрдән үчен чыгарды; тукмый торган сержантлар алып килеп, кайсысын тешсез, кайсысын аяксыз калдыртып, яңа ел бүләге белән сыйлатты. Уңай җавап ишетмәде. Тикшерүләр дәвам итте. Атна-ун көн эчендә чуалган җепнең очын таптылар.
Эш болай була. Яңа ел алдыннан, акча эшләү максаты белән күрше районнарга чыгып, электр уты үткәрүче булып эшләп йөрүчеләр Мусиннарның алюмен чыбыкларын кабельгә алмаштыргач, акчаны каян алуларын игътибар белән күзәтеп торалар. Эшне бетереп, чәй эчкәндәге әңгәмәдән аларның икесенең генә яшәвен дә белеп алалар. Нәфсе – начар нәрсә. Биргәнгә генә риза буласы килми. Мал җыеп, дөнья баетам, тип нәфсе симертәсе килә. Күрәләтә талап алырга да намус кушмый. Башны эшләтергә кирәк. Үз ягыңа баш әйбәт эшли инде ул. Бер башласы урлашканы өчен төрмәдә утырып чыккан авылдашына бәйрәмгә кайдан һәм ничек акча табарга мөмкинчелек барын сер итеп кенә сөйли. Алга табан озак уйлыйсы юк, ни пычагыма тормыш мәктәбен үткән кешегә интегеп эшләп интегергә. Такси яллап, тычкан сыр куелган капканга җилдерә. Капкандагы сыр гына түләүсез дигәннәре шыр ялган булып чыга. Тычканнар аңа гомерләрен биреп түлиләр. Чакырылмаган кунакларга да Кыш бабай бүләге ‒ куш беләзек белән рәшәткәле тәрәзәле бүлмә эләгә.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.

Комментарии

Комментариев нет.