Адым саен акча

Авылда ихатаның
Почмагы саен акча.
Яшелчә-җимеш бирә
Бер тиенсезгә бакча.
Кетәктәге ояга
Тавык сала күкәй.
Берүк иренми генә
Җыеп өлгерә күр, түтәй.
Ашатасы юк, көтүдән
Чобар сыер сөт ташый.
Уңган хуҗа иренми
Каймак, катыгын ашый.
Рәхәтләнеп авыз итә,
Бозау ите – зур сый.
Каклаган үрдәк һәм каз
Ярыйсы акча ясый.
Атлаган саен акча.
Бакчадагы умарта
Базарда шәһәр халкы
Кесәсен әйбәт шомарта.
Авырырга вакыт юк.
Даруга акча кирәкми.
Аяк астындагы үлән
Любой чирләрдән рәтли.
Барсы да бушка килгән,
Баскан саен акча чыга.
Иелеп ала торгач,
Кәҗә майларын сыга.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
20.06.15
#СанияШарипова

Комментарии