Оныгыма

*********
Балам баласы балдай татлы ,
Бир Аллаһым аңа исәнлек - саулык .
Ата -аналы пар канатлы булсын ,
Бала бәхетенә кирәк зур байлык .
Әби -бабай диеп кочып ала ,
Күрешсәктә шулай без сирәк .
Ул онытмый якын кешеләрен ,
Бу дөньялык өчен бик кирәк .
Йөзең нурлы кызым бәхетләрдән ,
Тыйнак ,тыңлаучан үзең кыз бала .
Өметебез зурдан сиңа оныгыбыз ,
Тик тырыш бул ! Синең барда алда .
Әби ,бабай диеп үзең безгә ,
Бигрәк матур итеп әйтәсең .
Күңел тула шатлык күз яшеннән,
Бергә узыйк матур дөньясын .
Шатлыгыбыз кызым син безгә зур ,
Ак бәхетләр телибез сиңа .
Гомер юлың бәхетләрдән үрелеп барсын,
Без изге теләкләрдә булырбыз сиңа .
Рәфилә . Мәскәү - Казан .
#Рафиля

Комментарии