Иртә-таңны күзәтү.

Төн пәрдәсен этеп куеп якка,
Сызылып кына алсу таң ата.
Таң нурлары җиһанга таралып,
Иркәләп һәм назлап уята.
Төнге күкне бизәгән йолдызлар,
Бер-бер артлы сүнә җай гына.
Үз хезмәтен үтәп көмеш ай да.
Төшеп килә офык артына.
Гөл-чәчәкләр бердәм уяналар,
Иртән төшкән чыкка коенып.
Нәни кошлар дәррәү чиркылдаша,
Оя почмагына сыенып.
Бал кортлары оча тыз-быз килеп,
Аяз иртәләргә куанып.
Тик ятарлык вакыт мени хәзер,
Бар тәбигать киткәч уянып.
Салмак кына кояш күтәрелә,
Җылы нурын мулдан таратып.
Яшәешнең гүзәл бу мизгелен,
Җан үз итеп сөя яратып.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.

Комментарии

Комментариев нет.