Произошла проблема с интернетом
Войти
|
Регистрация
""" ДОГАЛАР ДӨНЪЯСЫ """
3 июл 2016
МОЛИТВА(ДУА) НА ДОРОГУ.
ЮЛГА ЧЫККАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА.
Бу вакытта укылырга мөмкин булган берничә дога бар. Бер кешенең боларның барысын да белүе мөмкин түгел.
1.Автомобильгә утырып киткәндә, яисә үзе руль артына утырганда, "Бисмилләһ" әйтелер, өч, биш яисә җиде мәртәбә "Аятел-Көрси" укылыр һәм урыннан кузгалып кителер.
2.Пәйгамбәребез (с.г.в.) юлга чыкканда шулай дога кылган:
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
"Әллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Әллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Әллааһүммә зәввиднит-тәкъвә фәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү."
Мәгънәсе:
"Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә Рабби!"
3."Бисмилләһ"тән соң:
"Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниин."
Мәгънәсе:
"Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде".
Аннан соң өч тапкыр "Әл-хәмдү лилләәһ", өч тапкыр "Әллааһү әкбәр" дигәннән соң:
"Сүбхәәнәкә иннии заләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә."
Мәгънәсе:
"Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр".
#МусульманскаяМолитва
#РелигияИслам
#ТатарчаДога
#ИсламДине
0
•
93
•
394
Комментарии
Комментариев нет.
Обновить
Для того чтобы оставить комментарий,
войдите
или
зарегистрируйтесь