8 фев 2023

✨💐🌸🌺Игътибар: гүзәл затлар фотоконкурсы!

🌼🌷🌻✨
Хөрмәтле “Маяк ” гәзите төркеме дуслары!
🎈 Илеш районында яшәүче гүзәл затларыбызны Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Хатын-кыз – гузәллек алиһәсе” фотоконкурсында катнашырга чакырабыз 🤗
“Башкорстан Республикасы” нәшрият йорты” ДУП челтәре республикада нәшер ителүче басмаларда бердәм фотоконкурс игьлан итте.
“МАЯК” гәзите редакциясе районыбызның барлык гүзәл затларын бәйгедә катнашырга чакыра! Яшь буенча чикләүләр юк. 💞
💥Конкурста катнашучылар үзләре турында кыскача мәгълүмат язып, фотоларны “МАЯК ” гәзитенең электрон почтасына mayk-ilish@mail.ru яки 89874868751 ватсап номерына җибәрә ала. 🥰
Фотолар 8-28 февраль көннәрендә кабул ителә.
💖Конкурсантлар белән сайтыбызда, ВКонтакте социаль челтәрендә таныштырып барачакбыз.
🤍Конкурсның икенче этабында, 2-24 март көннәрендә, муниципаль этапта җиңүчеләрне билгеләү максатында бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү үтәчәк.
Җиңүче Мактау грамотасына һәм махсус бүләккә ия булачак.
Муниципаль этапта җиңүче конкурсның республика этабында җиңү өчен көрәшне дәвам итәчәк.
❤Конкурсның өченче этабы 27 март –24 апрель көннәрендә ВКонтакте челтәрендә “Безнең Башкорстан” платформасында узачак.
Фотоларны “МАЯК ” гәзитенең электрон адресына mayk-ilish@mail.ru , яки 89874868751 ватсап номерына җибәрүегезне көтеп калабыз!😍

Комментарии

Комментариев нет.