Ничек кайтмыйсың авылга?Кайтам инде ел саен.Авылымда мине көтә,Нечкә билле ак каен.Ул каенны утырканга.Әллә ни озак түгел,Аның янына нигәдер.Гел тарта минем күңел.Бөдрәләнеп үсеп килә.Яшелләнә яз җиткәч,Тик моңсу утырып кала,Кабат мин кайтып киткәч.Яшәр идем каен белән,Гел китми авыллардан,Саклар идем каенымны,Куркыныч давыллардан.Бирмәс идем сындырырга,Җилләргә ботакларын,Алыр идем кулларыма,Сыйдырса кочакларым.Кар бураны тимәсен дип,Каплар идем ак юрган,Тик бер ялгызы калудан,Ахырысы каен туйган.Ничек кайтмыйм ди авылга?Ак каен мине көткәч,Яфраклары белән сыйпап,Минем битемне үпкәч.13.01.2015г. Рамилә Хусяиншина.Мәскәү-Түбән Новгород өлкәсе.
Татар жырларын яратучылар
:Рамиля Хусяиншина
АК КАЕН.
Ничек кайтмыйсың авылга?
Кайтам инде ел саен.
Авылымда мине көтә,
Нечкә билле ак каен.
Ул каенны утырканга.
Әллә ни озак түгел,
Аның янына нигәдер.
Гел тарта минем күңел.
Бөдрәләнеп үсеп килә.
Яшелләнә яз җиткәч,
Тик моңсу утырып кала,
Кабат мин кайтып киткәч.
Яшәр идем каен белән,
Гел китми авыллардан,
Саклар идем каенымны,
Куркыныч давыллардан.
Бирмәс идем сындырырга,
Җилләргә ботакларын,
Алыр идем кулларыма,
Сыйдырса кочакларым.
Кар бураны тимәсен дип,
Каплар идем ак юрган,
Тик бер ялгызы калудан,
Ахырысы каен туйган.
Ничек кайтмыйм ди авылга?
Ак каен мине көткәч,
Яфраклары белән сыйпап,
Минем битемне үпкәч.
13.01.2015г. Рамилә Хусяиншина.Мәскәү-Түбән Новгород өлкәсе.