Венера Латыпова (Садриева) Кырмыскалы-БүздәкЧит җирләргә вакытлыча китәбез дә,Гомерлеккә торабыз да калабыз.Язмышларга сылтый - сылтый яшәп,Туган якны зарыгып сагынабыз.Ничек яхшы булса да торган җир,Тик җан һәр чак туган якка тарта.Олыгайгач, бигрәк тә сизелеп,Сагышларга салып, уйлар арта.Сирәгәйтә мәшәкатьле тормышКунак кына булып та кайтуны.Хыял эзләп, чыгып киткән чактаКүз алдына китермибез шуны.Гомерлеккә торабыз да калабыз,Дөнья көтәр өчен, оя корып.Яшьлек белән аңламыйбыз икән,Чит җирләрдә яшәүне, каңгырып...
Татар жырларын яратучылар
:Венера Латыпова(Садриева)
ТУГАН ЯККА ҖАН ТАРТА...
Венера Латыпова (Садриева) Кырмыскалы-Бүздәк
Чит җирләргә вакытлыча китәбез дә,
Гомерлеккә торабыз да калабыз.
Язмышларга сылтый - сылтый яшәп,
Туган якны зарыгып сагынабыз.
Ничек яхшы булса да торган җир,
Тик җан һәр чак туган якка тарта.
Олыгайгач, бигрәк тә сизелеп,
Сагышларга салып, уйлар арта.
Сирәгәйтә мәшәкатьле тормыш
Кунак кына булып та кайтуны.
Хыял эзләп, чыгып киткән чакта
Күз алдына китермибез шуны.
Гомерлеккә торабыз да калабыз,
Дөнья көтәр өчен, оя корып.
Яшьлек белән аңламыйбыз икән,
Чит җирләрдә яшәүне, каңгырып...