Мәктәпкә бара Ләлә

Җиде яшь! Уен эшмени
Мәктәпкә бара Ләлә!
Бөтен урам, башын чайкап,
Сокланып карап кала.
Сокланып кала Акбае,
Кояш озата бара.
Тел очы белән бозавы
Кулыннан ялап ала.
Сокланмаслык та түгел шул:
Вәкарь белән атлый ул;
Шатлыгы таудай булса да,
Җитдилеген саклый ул.
Ул тасмасы, ул туфлие...
Бар нәрсәсе өр-яңа.
Булаткуа алты гына шул
Кызыгып күзләр яна.
Чәчәкләре аллы-гөлле,
Үстерде үзе Ләлә.
Укытучы апама дип,
Берсен өзмәде, түзде.
Сумканың ул әнисеннән
Иң зурысын алдырды.
"Бишлеләрем сыймаса" дип,
Ул бит бик-бик кайгырды.
Урамда шундый күңелле-
Мәктәпкә бара Ләлә.
Уен эшмени- УКУЧЫ
Безне Ләлә- әл-лә-оә!

Комментарии

  • 3 апр 2020 09:50
    Аллаһка шөкер, безнең оныклар да уку яшенә җиттеләр!  Ләләләр, Гүзәлләр, Ләйсәннәр, Әмирләр.  Бәхетле  булсыннар, балакайларны кояшлы таңнар, сикәлтәсез юллар  һәм  әлбәттә бишлеләр  генә көтеп торсын ! Аминь!
    Фотография