Без исән!***Уйлыйм, сөйлим, җырлыйм, язамТуган татар телемдә;Туган телемдә яшим минИзге Туган җиремдә.Бар телләрне якын итәм,Ә гыйшкым -Туган телем.Ул шигъри учак кабызды,Ул бирде миңа гыйлем.Бир дисәләри алтын таулар,Оныт дип туган телең,Баш тартам: "Бар алтыннарданКадерле туган телем!"Сөйләшәлмә ул телдә дип,Киссәләр әгәр телем,Соң инде: "халкымда яшиӘйтелгән шигъри сүзем.Алалмый аны үлем!
мое творчество
Без- Тукайлы халык!
Без исән!
***
Уйлыйм, сөйлим, җырлыйм, язам
Туган татар телемдә;
Туган телемдә яшим мин
Изге Туган җиремдә.
Бар телләрне якын итәм,
Ә гыйшкым -Туган телем.
Ул шигъри учак кабызды,
Ул бирде миңа гыйлем.
Бир дисәләри алтын таулар,
Оныт дип туган телең,
Баш тартам: "Бар алтыннардан
Кадерле туган телем!"
Сөйләшәлмә ул телдә дип,
Киссәләр әгәр телем,
Соң инде: "халкымда яши
Әйтелгән шигъри сүзем.
Алалмый аны үлем!