Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык.

Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый. Мәңгелек йорт, мәңгелек тормыш турында күп языла. Кемдер үлгәннән соң тормыш барлыгына ышана, кемдер үлдең дә беттең, дигән фикердә. Чөнки, һәммәбез дә, иртәме, соңмы, шунда барасы. Зиратларга барып туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен чистартсаң, бу якты дөньяның кадерен күбрәк аңлыйсың, ә изге эшнең савабы күплеген тагы да ныграк тоясың. Зиратлар –исәннәрнең йөзе ул. Һәм без аларны тәртиптә тотарга бурычлы.
Иске Тукмаклы авылында туып ускән Фәнит Фәхит улы Фәхретдинов ярдәме белән авыл зиратында профнастил коймалар коелды челтәрле капка эшләнеп куелды. Фәнит Фәхит улынын туган авылы очен изге эшлэре ул гына тугел. Аның ярдэме белән авылга кергәндәге күпер төзекләндерелде. Яңа амбулаториянычң коммуникацияларын уткәргәндә шулай ук Фәнит Фәхит улының ярдэме зур булды. Барлык авылдашлар исеменнән изге эшләре өчен без авылыбызның тугры улына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә ныклы саулык, эшендә зур уңышлар, бәхетле озын гомер телибез,
Шулай ук елданыча Рәфис Фаррахов башлангычы белән 1 май көнне зиратта өмә үтте. Биредә зират территориясен чистарту буенча эшләр башкарылды. Зират мәйданы чистарып, киңәеп, яктырып калды. Авыл матурлыгы очен янып йоргэн егетлэргэ зур рәхмәт, барыгызга да исэнлек-саулык телибез. Эшлэгэн игелегегез узегезгэ савап булып кайтсын.
Матур традициягә әверелгән шушындый өмәләр киләчәктә дә дәвам итеп, аларда катнышырга теләүчеләр күбрәк булыр дип ышанабыз.

Комментарии

  • 6 мая 06:35
    Зур Рахмат Фанит Фахретдиновка, барлык кешеларга омада катнашканнарга. Бик изге эшлар эшланган. Сезга исанлек- саулык телим, бахетле булыгыз.
  • 7 мая 14:20
    Зират очен рахмят конечно,но аул холкен да онетмаска киряк,чатра да буа езелде,оле кеше болнискада чегалмыйлар,мяктябкя ураб ериляр,оне бер кемдя уйлаган кеше юк.