Ак алъяпкыч таккан оныгымны

Озатамын бүген зур юлга.
Сул кулында яңа матур сумка
Чəчəклəрен тоткан уң кулга.
Хəтеремдə əле үземнең дə
Ак бантиклы нəни чакларым.
Укытучы апам киңəшлəрен
Күңелемдə мəңге саклармын.
Гомер көзлəренə кергəндə дə
Сагындыра мəктəп еллары.
Ак бəхетлəр телим балаларга
Якты булсын барыр юллары.
Белем бəйрəменə бар да əзер
Ни телисең хəзер бар , бары...
Ходай гына сəламəтлек бирсен
Озын гомер бирсен ни бары...
Матур үтсен бəйрəмегез диеп
Телəк телəп чəчен үрəмен.
Ə үземнең күздə яшь бөртеге
Яшьлегемне сездə күрəмен.
Эльза Шагова.01.09.18.

Комментарии

Комментариев нет.