Без яшибез якты дөнъяларда,Килгән кебек мәңге яшәргә.Һәрвакытта нидер җитми безгә,Кирәк кебек нидер эшләргә.Тырышабыз, бөтен көчне салып,Тазалыкны саклый белмибез.Байлыкны без бәхет өлешенә,Иң зур дәрәҗәгә тиңлибез.Яшәү берәү генә, кадерен белик,Кире кайтмый үткән бер көн дә.Югалтырга мөмкин байлыкны да,Сәламәтлекне дә бер көндә.Һәр мизгелгә сөенеп яшик әле,Яшәү үзе бәхет түгелме?!Гел бизәсен бәхетләре белән,Килгән көннәр безнең күңелне.Гөлфия Гизатова
Каныкаево(Бижбулякского района,Башкортостан)
:Зульфия Валиева(Кусабкулова)
Яшәү-бәхет.
Без яшибез якты дөнъяларда,
Килгән кебек мәңге яшәргә.
Һәрвакытта нидер җитми безгә,
Кирәк кебек нидер эшләргә.
Тырышабыз, бөтен көчне салып,
Тазалыкны саклый белмибез.
Байлыкны без бәхет өлешенә,
Иң зур дәрәҗәгә тиңлибез.
Яшәү берәү генә, кадерен белик,
Кире кайтмый үткән бер көн дә.
Югалтырга мөмкин байлыкны да,
Сәламәтлекне дә бер көндә.
Һәр мизгелгә сөенеп яшик әле,
Яшәү үзе бәхет түгелме?!
Гел бизәсен бәхетләре белән,
Килгән көннәр безнең күңелне.
Гөлфия Гизатова