Юылмай торган гонах.

Кереш сүз.
Бәбәй тугач аны ана,
Күкерәгенә сала,
Аның сөт имүен күргәч,
Ана тынычлап кала.
Бала тәпи киткән чакта,
Ана җитәкләп ала,
Соңгы адымда ананы,
Бала җитәкләп бара.
Аңлыларның яшәү тәртибе.
Доньядагы иң яузлык,
Тугач бала калдыру,
Балаларыңы калдырып,
Икенче гаилә булдыру.
Юүнсез ирләр дә аз түгел,
Баласын ташлаучылар,
Үз баласын карамыйча,
Чит бала караучылар.
Кайбер хатын бала ташлап,
Кияүгә чыгып китә,
Ике гаиләне таркатып,
Ул дошмннашып бетә.
Бала ташлаган кешене,
Бер кем дә аңлый алмый,
Хайван да бала ташламый,
Ул аңлы кеше булмый.
Яшь кызлар бала тапсалар,
Кызларны гәеплиләр,
Монда гәепле аналар,
Туган балага аталар.
Кызыгыз авырга калса,
Обортка өндәмәгез,
Бала булмаска гомергә,
Сез кызны котрмагыз.
Ул кыз гонах җыймас иде,
Киңәш бирүче булса,
Ярдәмгә әзер торучы,
Туганы аның булса.
Туасы балалар тусын,
Бер кем каршы килмәсен,
Чөнки белеп бетермибез,
Бөек кеше туасын.
Бөек кешеләр туасын,
Тик Алла гына белә,
Иса пигәмбәр дә туа,
Доньяга шулай килә.
Сугыш чоры вакытында,
Күп хатыннар тол калды,
Балалары күп булса да,
Алар анада калды.
Чит гаиләдә үскән бала,
Эзләп таба анасын,
Ана әлдә аңламаган,
Ялгызлык та каласын.
Үз анасын күргәч бала,
Ташлау сәбәбен тыңлый,
Туганнары барын белә,
“Күкүтән” туганын аңлый.
Юылмый торган зур гонах,
Кем баланы калдыра,
Гонах “корты” башка кереп,
Ана йөрәген талдыра.
Ата-аналар бер кайчан да,
Балагызны ташламаң,
Бала үскәч очрасагыз,
Баладан кача башламаң.
Галин.Р.Т. 16.04.2024г.
2

Комментарии