Флюр Абдракипов
10 мая 2024

Ак чәчкәле майның кичләрендә

Шомыр чәчкәләре ак карлардай
Май кичендә очып уйныйлар.
Сөю тулы мөлдерәмә күзләр
Берсен берсе күреп туймыйлар.
Кушымта: Ак чәчкәле майның кичләрендә
Бакчаларда сайрый сандугач.
Күңелемдә матур җырлар туа
Яннарымда бәгърем син булгач.
Гөлләмәгә төреп бирәм сиңа,
Йөрәгемнән ташкан хисләрне.
Онытмассың безне кавыштырган,
Ак чәчкәле сихри кичләрне.
Сайра әле, сайра сандугачым,
Кабатланмас майның кичләре.
Уралсыннар синең җырларыңа
Шомырт чәчкәсенең исләре.
Флюр Абдракипов

Комментарии

Комментариев нет.