Көннәрдә табигать җылысыАлдарак көзләрнең суыгы.Бәйрәмдәй үтәләр көннәремУрамда әбиләр чуагы.Көмештәй пәрәвез җепләреСаргайган үләнгә бәйләнә,Яз түгел, җәй түгел көннәреСихри бер мизгелгә әйләнә.Соң килгән мәхәббәт кебек ул,Көз килгән әбиләр чуагы,hәр кемнең йөрәген җилкетмиБер кайчпн үткәне юк аның.Ни гаҗәп, табигать нишләгән?Аңларга теләми күңелем,Мөгҗизә кебек бер вакытныңЧынлап та ямьле җәй түгелен.Көзләрнең тылсымлы бер мәле,Шат кояш нур сибә күгемдә,Нурлары бииләр күземдә,Барыбер ямансу күңелдә.Флюр Абдракипов 04.09.2024
Шигъри гөлләмәләр
:Флюр Абдракипов
Әбиләр чуагы
Көннәрдә табигать җылысы
Алдарак көзләрнең суыгы.
Бәйрәмдәй үтәләр көннәрем
Урамда әбиләр чуагы.
Көмештәй пәрәвез җепләре
Саргайган үләнгә бәйләнә,
Яз түгел, җәй түгел көннәре
Сихри бер мизгелгә әйләнә.
Соң килгән мәхәббәт кебек ул,
Көз килгән әбиләр чуагы,
hәр кемнең йөрәген җилкетми
Бер кайчпн үткәне юк аның.
Ни гаҗәп, табигать нишләгән?
Аңларга теләми күңелем,
Мөгҗизә кебек бер вакытның
Чынлап та ямьле җәй түгелен.
Көзләрнең тылсымлы бер мәле,
Шат кояш нур сибә күгемдә,
Нурлары бииләр күземдә,
Барыбер ямансу күңелдә.
Флюр Абдракипов 04.09.2024