Текелдәтеп вакыт саный,Ашыга сәгат телләре.Яңа елны каршылыйбызАшыктырып көннәрне.Ә вакыт ул бик аяусызЯшь картына карамый,Дус, туганнар диеп тормыйБер берсеннән аралый.Мәңгелеккә килми кеше,Үз сәгате hәр кемнең.Кадерләрен белеп яшикhәр сәгатен, hәр көннең.hәр кешенең эзе калаЯ карда, я ызанда,hәр кеше үзе җаваплыГомере ничек узганга.Матур эзләр калдырып үтикТормышның юлларына,Үкенмәслек булсын өченГомернең узганына.Флюр Абдракипов 01.01.2025
Шигъри гөлләмәләр
:Флюр Абдракипов
Гомер сәгате
Текелдәтеп вакыт саный,
Ашыга сәгат телләре.
Яңа елны каршылыйбыз
Ашыктырып көннәрне.
Ә вакыт ул бик аяусыз
Яшь картына карамый,
Дус, туганнар диеп тормый
Бер берсеннән аралый.
Мәңгелеккә килми кеше,
Үз сәгате hәр кемнең.
Кадерләрен белеп яшик
hәр сәгатен, hәр көннең.
hәр кешенең эзе кала
Я карда, я ызанда,
hәр кеше үзе җаваплы
Гомере ничек узганга.
Матур эзләр калдырып үтик
Тормышның юлларына,
Үкенмәслек булсын өчен
Гомернең узганына.
Флюр Абдракипов 01.01.2025