Произошла проблема с интернетом
Войти
|
Регистрация
Шигъри гөлләмәләр
:
Muslim Guide
3 фев
Татар язмышы
Ашатып та карадың,
Эчертеп тә карадың.
Ул симерде...ә үзеңнең
Ачлы-туклы тамагың.
Кыз да бирдең кияүгә,
Ул да бирдең...киленгә.
Сөйләшүче бетеп бара
Инде туган телеңдә.
Ил-җиреңне теттердең,
Артыңа да типтердең;
Үзең һәрчак аны яклап
Утка-суга сикердең.
Динеңне дә югалттың,
Денеңне дә югалттың.
Орлыгы да калмас әле
Синдәй тиле...юмартның.
Корытса да тиягең,
Аны мактап сөйләдең.
Барыбер бит яратмады –
Бар сөйкемсез сөягең.
Шуңа көн-төн каргалдың,
Яшәрлегең калмады.
...Кемлегеңне әйтеп бирдем,
Үзең уйла калганын...
Илдус Гыйләҗев
0
•
2
Комментарии
Комментариев нет.
Обновить
Для того чтобы оставить комментарий,
войдите
или
зарегистрируйтесь
Шигъри гөлләмәләр
:Muslim Guide
Татар язмышы
Ашатып та карадың,
Эчертеп тә карадың.
Ул симерде...ә үзеңнең
Ачлы-туклы тамагың.
Кыз да бирдең кияүгә,
Ул да бирдең...киленгә.
Сөйләшүче бетеп бара
Инде туган телеңдә.
Ил-җиреңне теттердең,
Артыңа да типтердең;
Үзең һәрчак аны яклап
Утка-суга сикердең.
Динеңне дә югалттың,
Денеңне дә югалттың.
Орлыгы да калмас әле
Синдәй тиле...юмартның.
Корытса да тиягең,
Аны мактап сөйләдең.
Барыбер бит яратмады –
Бар сөйкемсез сөягең.
Шуңа көн-төн каргалдың,
Яшәрлегең калмады.
...Кемлегеңне әйтеп бирдем,
Үзең уйла калганын...
Илдус Гыйләҗев