Буш эш... диде моңсуланып,Әгәр язсаң яз атларны,Яки арыш басуларын...С.ЕсенинИлhам алиhәсеТөн пәрдәсен ачып килеп керәИлhам алиhәсе кайчакта.Яшь килендәй бик кыюсыз гына-Шигырь яз ,- дип өнди кочакта.Үзе уттай, бар булмышны ялмый,Төрле хисләремне уята,Бу дөньяда безнең яшәү, сөю,Мизгел икәнлеген уйлата.Уйларымны шигырь итеп языпКәгазь битләренә тутырам,Алиhәкәй курыкмасын өченИшекләрне бикләп утырам.Дөнья мәшәкате миннән читтә,Берчә иңлим диңгез, берчә күк.Хисләр белән тулы йөрәгемдәБашкаларга минем урын юк.Ә шул вакыт хатынның эше күп,Керен юа, ашын пешерә.Алиhәсе тагын килгән диеп,Мине әрләп искә төшерә.Ә нишлим соң, илhам алиhәсеМәхәббәттәй килә бик кинәт.Форсат барда шигырьләрне язамСезгә җиткерергә тизрәк.Флюр Абдракипов 14.02.2025
Шигъри гөлләмәләр
:Флюр Абдракипов
Хәтерлим әле, бабай миңа:
Буш эш... диде моңсуланып,
Әгәр язсаң яз атларны,
Яки арыш басуларын...
С.Есенин
Илhам алиhәсе
Төн пәрдәсен ачып килеп керә
Илhам алиhәсе кайчакта.
Яшь килендәй бик кыюсыз гына
-Шигырь яз ,- дип өнди кочакта.
Үзе уттай, бар булмышны ялмый,
Төрле хисләремне уята,
Бу дөньяда безнең яшәү, сөю,
Мизгел икәнлеген уйлата.
Уйларымны шигырь итеп язып
Кәгазь битләренә тутырам,
Алиhәкәй курыкмасын өчен
Ишекләрне бикләп утырам.
Дөнья мәшәкате миннән читтә,
Берчә иңлим диңгез, берчә күк.
Хисләр белән тулы йөрәгемдә
Башкаларга минем урын юк.
Ә шул вакыт хатынның эше күп,
Керен юа, ашын пешерә.
Алиhәсе тагын килгән диеп,
Мине әрләп искә төшерә.
Ә нишлим соң, илhам алиhәсе
Мәхәббәттәй килә бик кинәт.
Форсат барда шигырьләрне язам
Сезгә җиткерергә тизрәк.
Флюр Абдракипов 14.02.2025