27 авг

Нинди кайнатма иң файдалысы?

🍎🍐🍓🍑🍒
Кайнатмаларның берсе кан басымын төшерә, икенчесе салкын тигәндә булыша.☝️
💛Табиблар сүзләренчә, экологик яктан начар булган төбәкләрдә яшәүче кешеләр кайнатма ашарга тиеш. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
💛Сырганак кайнатмасы С витаминына бай, ул югары температурада эшкәрткәндә дә саклана. Сырганак кайнатмасын шәп антиоксидант, табигый антибиотик дип атарга була. Ул зарарлы бактерияләр килеп чыгуын һәм үрчүен булдырмый.
💛Кизил кайнатмасы ашказаны, эчәклек, бөер һәм бавыры авырткан кешеләргә файдалы. Ул баш авыртудан да ярдәм итә.
💛Айва кайнатмасы астма булганда, салкын тигәндә файдалы.
💛Мүк җиләге кайнатмасы кан басымын төшерә, кандагы холестерин күләмен киметә, йөрәк авыртканда, физик йөкләнеш зур булганда ярдәм итә.
💛Миләш кайнатмасы кан басымын көйли, акыл һәм физик йөкләнеш вакытында ярдәм итә.
💛Кавын кайнатмасы кан ясалу процессларын яхшырта, стресс белән көрәш өчен ярдәм итә.
📸: Алиса Ахметшина, нейросеть

Нинди кайнатма иң файдалысы?🍎🍐🍓🍑🍒 - 5361832299838

Комментарии

Комментариев нет.