16 сен

Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган😍 Анда нинди генә экспонат юк!

🎞️Валентина Казанбаеваның музей булдыру теләге клубта эшләгәндә барлыкка килә. Монда элгәреге фотосурәтләрдән башлап, зур-зур агачтан эшләнгән комодларга кадәр бар. ⏳1885 елда тегелгән бишмәтне (күрше түтиләре биргән), үз әбисеннән калган керәшен киемнәрен, шулай ук, чиккән сөлгеләр, тәре альяпкычлары, куна такталары һәм эскәмияне дә шунда саклый алар.
💬«Кул эшләре белән кызыксынуым да этәргеч булгандыр. Кулдан эшләнгән һәрнәрсәне тотып карап, аның нинди зур хезмәт икәнлеген, күпме кул көче, сабырлык таләп ителгәнен уйлый идем. Элгәре әбиләребез, әниләребез чиккән, тукыган, бәйләгән әйберләр бүген дә аларның кул җылысын саклый. Эшләгән чорда бәйрәмнәрне калдырмаска тырыштык, «подворьелар» күрсәтә идек. Аларны чын керәшен йорты итәр өчен, осталарыбызның кул эшләре, пич, элек кулланылган көнкүреш әйберләре дә бик кирәк. Әниләрнең истәлекләре итеп сакланган бар әйберне җыйдым. Эштән киткәндә, бу әйберләрне йортыбыздагы шушы кечкенә өйгә кайтарып тездек», — диде Валентина Владимировна.

Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган😍 Анда нинди генә экспонат юк! - 5362201981246
Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган😍 Анда нинди генә экспонат юк! - 5362201981502
Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган😍 Анда нинди генә экспонат юк! - 5362201980478
Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган😍 Анда нинди генә экспонат юк! - 5362201980990
Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган😍 Анда нинди генә экспонат юк! - 5362201980734
Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган😍 Анда нинди генә экспонат юк! - 5362201980222
Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган😍 Анда нинди генә экспонат юк! - 5362201981758
Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган😍 Анда нинди генә экспонат юк! - 5362201982014

Комментарии

Комментариев нет.