Мактау грамотасында язылганча, карендәшебезгә бу бүләк, югары һөнәр осталыгы һәм күп еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен, Тимер юлчылар көне уңаеннан бирелгән👏👏👏Зәй районының Урта Баграж авылы егете Иван Утяганов Куйбышев тимер юлының Бөгелмә дистанциясе (хуҗалык бүлеге) өлкән электр механигы булып эшли🔧👨🔧💞Иван Валерьевич үзенең гаиләсе белән Зәй шәһәрендә яши. Хатыны, 4нче мәктәп укытучысы Надежа Андреевна белән ике малай үстерәләр: Тимофей (4нче класста укый) һәм Артемий (1нче класс укучысы). Малайлар да, әти-әниләре шикелле үк, керәшен бәйрәмнәрен, йола-гадәтләрен өйрәнеп үсәләр. Олы көндә Урта Баграждагы әбиләре Зинаида һәм бабайлары Валерий янына кайтып, иртә таңнан күкәй җыярга чыгалар, аларның славут әйтүен олылар да яратып кала.Әтиләре, бер чакырылыш Баграж авыл җирлеге депутаты да булган Иван Утяганов хәзер дә туган авылы тормышында актив катнаша. Эштән бушаган араларда авылга кайтып, әти-әнисенә дә булыша. Тракторчы әтисе совхоз эшеннән кайтып кермәгәнлектән, Иван үзе җырак бабае, Татарстанның атказанган механизаторы Александр Кузьминнан эшкә өйрәнеп үскән булса, хәзер инде аның үз уллары Валерий бабайлары янында бөтереләләр.Әле Иван өйләнгән генә мәлләрдә хатынының Дүрт Мунча авылында яшәүче әнисе Тамара Алексеевна (чыгышы белән — Урта Баграждан) телефоннан кодагыена шалтыратып: «Кулы эшкә ятып тора. Кем өйрәтте», — дип сорый торган булган.Иванның әтисе Валерий Иванович юл хәрәкәте иминлеге хезмәтендә оператор булып эшли. Транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, олы юл читләрендә видокүзәтү камералары урнаштыра, аларның төгәл эше өчен җавап бирә.Әнисе Зинаида Александровна 2001 елдан Баграж авыл җирлеге башкарма комитетында эшли. Ул — халык санын алудагы тырышлыгы һәм, гомумән, белгеч буларак хезмәте медальләр белән бәяләнгән тәҗрибәле баш бухгалтер. Утягановларның уллары Иван гына түгел, кызлары Надежда да тормышта үз юлын тапкан. Алар гаиләсендә дә ике бала үсә: Анастасия һәм Яна.Хезмәттәшләре һәм җитәкчеләре ихтирамын яулаган элетрик улы Иван турында Зинаида Александровна аеруча яратып сөйли: «Бакчада булышырга да вакыт таба. Балта эше дә кулыннан килә. Кайтуларын сагынып көтеп торабыз. Алар кайткан көннәр олы бәйрәмдәй була»💚
КРЯШЕНЫ
Зәй шәһәрендә яшәүче карендәшебез Иван Утягановка Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды🤝
Мактау грамотасында язылганча, карендәшебезгә бу бүләк, югары һөнәр осталыгы һәм күп еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен, Тимер юлчылар көне уңаеннан бирелгән👏👏👏
Зәй районының Урта Баграж авылы егете Иван Утяганов Куйбышев тимер юлының Бөгелмә дистанциясе (хуҗалык бүлеге) өлкән электр механигы булып эшли🔧👨🔧
💞Иван Валерьевич үзенең гаиләсе белән Зәй шәһәрендә яши. Хатыны, 4нче мәктәп укытучысы Надежа Андреевна белән ике малай үстерәләр: Тимофей (4нче класста укый) һәм Артемий (1нче класс укучысы). Малайлар да, әти-әниләре шикелле үк, керәшен бәйрәмнәрен, йола-гадәтләрен өйрәнеп үсәләр. Олы көндә Урта Баграждагы әбиләре Зинаида һәм бабайлары Валерий янына кайтып, иртә таңнан күкәй җыярга чыгалар, аларның славут әйтүен олылар да яратып кала.
Әтиләре, бер чакырылыш Баграж авыл җирлеге депутаты да булган Иван Утяганов хәзер дә туган авылы тормышында актив катнаша. Эштән бушаган араларда авылга кайтып, әти-әнисенә дә булыша. Тракторчы әтисе совхоз эшеннән кайтып кермәгәнлектән, Иван үзе җырак бабае, Татарстанның атказанган механизаторы Александр Кузьминнан эшкә өйрәнеп үскән булса, хәзер инде аның үз уллары Валерий бабайлары янында бөтереләләр.
Әле Иван өйләнгән генә мәлләрдә хатынының Дүрт Мунча авылында яшәүче әнисе Тамара Алексеевна (чыгышы белән — Урта Баграждан) телефоннан кодагыена шалтыратып: «Кулы эшкә ятып тора. Кем өйрәтте», — дип сорый торган булган.
Иванның әтисе Валерий Иванович юл хәрәкәте иминлеге хезмәтендә оператор булып эшли. Транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, олы юл читләрендә видокүзәтү камералары урнаштыра, аларның төгәл эше өчен җавап бирә.
Әнисе Зинаида Александровна 2001 елдан Баграж авыл җирлеге башкарма комитетында эшли. Ул — халык санын алудагы тырышлыгы һәм, гомумән, белгеч буларак хезмәте медальләр белән бәяләнгән тәҗрибәле баш бухгалтер. Утягановларның уллары Иван гына түгел, кызлары Надежда да тормышта үз юлын тапкан. Алар гаиләсендә дә ике бала үсә: Анастасия һәм Яна.
Хезмәттәшләре һәм җитәкчеләре ихтирамын яулаган элетрик улы Иван турында Зинаида Александровна аеруча яратып сөйли: «Бакчада булышырга да вакыт таба. Балта эше дә кулыннан килә. Кайтуларын сагынып көтеп торабыз. Алар кайткан көннәр олы бәйрәмдәй була»💚