вчера 12:01

📰📝15-21 сентябрьдә Сочида Бөтенроссия XXIX «Вся Россия-2025» форумы уза.

Хәзерге журналистикага багышланган ул форумда Россиянең барлык төбәкләреннән массакүләм мәгълүмат хезмәткәрләре катнаша😍
29нчы мәртәбә уздырыла торган бу форумда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендәге делегация дә бар. Шул исәптән, безнең «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина да бар👍
Безнең «Татмедиа» әзерләгән күргәзмәне караучылар арасында Россия журналистлар союзы председателе Владимир Соловьев та булган. Аны Шамил Мөхәммәтович милли татар ризыгы булган чәкчәк һәм тәмле чәй белән сыйлаган☺️ Сүз уңаеннан, безнекеләр нейросеть, вертикаль видео төшерү буенча мастер-класс та әзерләгәннәр.
Форумны ачу тантанасында Владимир Соловьев журналистларга илебез президенты Владимир Путинның котлавын җиткергән🤝 Президентның котлау телеграммасында «Сезнең форум хәзерге журналистика үсеш тенденцияләре турында фикер алышу, алдынгы тәҗрибәләрне уртаклашу, идеяләрне җиткерү белән бергә, эшлекле һәм шәхси элемтәләрне ныгытуга хезмәт итә», — дигән сүзләр бар.
Шулай ук, Владимир Путин җәмәгатчелек фикерен формалаштыруда рухи-әхләкый кыйммәтләрне саклауда массакүләм информация чараларының зур урын алып торуын билгеләп үткән.
📃Форумда катнашучыларга Федерация советы председателе Валентина Матвеенко да үзенең котлавын юллаган.
Тантана барышында журналистлар космостан Россия космонавтлары Сергей Рыжиков, Алексей Зубрицкий һәм Олег Платонов та котлавын да ишеткәннәр🛰️🚀
Форум ачу тантанасында җырчыларның һәм танылган ансамбльләрнең концерты да булган🎶
Бер атна дәвам итәчәк форумда журналистлар өчен танылган публицистларның мастер-класслары, «түгәрәк өстәл»ләр, файдалы очрашулар, кызыклы күргәзмәләр көтә. Яңа медиа проектларны да тәкъдим итү булачак☝️

📰📝15-21 сентябрьдә Сочида Бөтенроссия XXIX «Вся Россия-2025» форумы уза. - 5362219754046
📰📝15-21 сентябрьдә Сочида Бөтенроссия XXIX «Вся Россия-2025» форумы уза. - 5362219753534
📰📝15-21 сентябрьдә Сочида Бөтенроссия XXIX «Вся Россия-2025» форумы уза. - 5362219753278
📰📝15-21 сентябрьдә Сочида Бөтенроссия XXIX «Вся Россия-2025» форумы уза. - 5362219753022
📰📝15-21 сентябрьдә Сочида Бөтенроссия XXIX «Вся Россия-2025» форумы уза. - 5362219753790

Комментарии

Комментариев нет.