»🍂🍂🍂🌟Лариса Михайловна Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы кызы. Ул бәләкәй чагыннан ук журналист булырга хыяллана, ләкин язмыш башка юлдан җибәрә аны. Ул гомерен укытучылык хезмәтенә багышлый.🍃Каеннарны сары димә икән...Каеннарны сары димә икән,Сагыш икән аның исеме.Ә сагышның исеме генә түгел.Таныш инде хәтта җисеме.Каеннарны сары димә икән,Моң икән ул, тирән моң икән.Моңлануның нәрсә икәнлегеТаныш инде балачагымнан...Каеннарны сары димә икән –Күз яшьләре бит ул - сарылык.Кайнар яшьләр сары төскә кертә,Эчтән саркып чыгып, җыелып.Каеннар ул сары төстә булмый,Каеннарда сагыш-моң икән.Каен сарылыгы... ГомерләрнеңУзып барулары шул микән?Көзгә керүләрем шул микән?..🍁🍁🍁Мин көзләрне, никтер, ныграк сөям –Көзләр аңлый серле күңелне.Яшьлегемдә шашкын бураннарныСөюче соң бу мин түгелме?!Яшьлек үтеп бара, күңелемдәБураннар да, күрәм, басыла.Хыялларым, теләк-омтылышларСары булып көзгә ягыла.Шул сарылык көзнең үз төсенәКушыла да... бергә үрелә.Менә шуңа, ахры, көзләр төсеЯкын булып тоела күңелгә.
КРЯШЕНЫ
Карендәшебез Лариса Әхмәтшина иҗаты: «Көзгә керүләрем шул микән?..
»🍂🍂🍂
🌟Лариса Михайловна Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы кызы. Ул бәләкәй чагыннан ук журналист булырга хыяллана, ләкин язмыш башка юлдан җибәрә аны. Ул гомерен укытучылык хезмәтенә багышлый.
🍃Каеннарны сары димә икән...
Каеннарны сары димә икән,
Сагыш икән аның исеме.
Ә сагышның исеме генә түгел.
Таныш инде хәтта җисеме.
Каеннарны сары димә икән,
Моң икән ул, тирән моң икән.
Моңлануның нәрсә икәнлеге
Таныш инде балачагымнан...
Каеннарны сары димә икән –
Күз яшьләре бит ул - сарылык.
Кайнар яшьләр сары төскә кертә,
Эчтән саркып чыгып, җыелып.
Каеннар ул сары төстә булмый,
Каеннарда сагыш-моң икән.
Каен сарылыгы... Гомерләрнең
Узып барулары шул микән?
Көзгә керүләрем шул микән?..
🍁🍁🍁
Мин көзләрне, никтер, ныграк сөям –
Көзләр аңлый серле күңелне.
Яшьлегемдә шашкын бураннарны
Сөюче соң бу мин түгелме?!
Яшьлек үтеп бара, күңелемдә
Бураннар да, күрәм, басыла.
Хыялларым, теләк-омтылышлар
Сары булып көзгә ягыла.
Шул сарылык көзнең үз төсенә
Кушыла да... бергә үрелә.
Менә шуңа, ахры, көзләр төсе
Якын булып тоела күңелгә.