вчера 19:56

Тәре алды – бар йортта да кадерле почмак.

Үрәсбаштан Любовь Павлова үз якларындагы тәре алды белән таныштырды💚
📝Элгәредән, гаилә корган һәр яшь пар, үзенә яңа йорт җиткереп кергәндә, иң беренче итеп тәре почмагы булдырган. Ул түрдә, көньяк-көнчыгышка караган почмакта, кеше биеклегендә итеп урнаштырылган. Өчпочмак формасындагы шүрлектә төрле иконалар урын алган. Беренче рәттә Пресвятая Троица, Иисус Христос, Изге кыз Мария иконалары урын алса, икенче рәттә – апостоллар, өченче рәттә святыйлар урын алган.
«Безнең өйдәге тәре почмагында Изге кыз Мария иконасы урнаштырылган. Шүрлеккә, шулай ук келәү иткәндә, шәм яндырып кую өчен лампада куелган. Әлеге тәре почмагының шүрлекләре төрлечә бизәлә. Чигелгән кечкенә җәймәләр, бәйләгән челтәрләр белән каплана. Элек тәре алды алъяпкычын киндер тукымадан теккәннәр. Әле дә хәтеремдә, әбием тәре почмагының ике ягына киндердән суккан кызыл башлы сөлге элеп куя иде. Бу сөлге әле дә бик кадерле мирас булып саклана.
Тәре почмагына алъяпкычлар эленә. Безнең якларда ул ак тукымага төрле бизәкләр чигеп эшләнә, кырларына челтәрләр тегелә. Үзем чигәргә яратканлыктан, безнең тәре алды алъяпкычы чигү җепләре белән чигеп эшләнгән. Хәзер исә инде күп кенә йортларда тәре алъяпкычларын челтәрдән тегәләр.
Изге почмагыбыз һәрвакыт тузаннан арындырылып тора. Олы көн бәйрәме алдыннан, тәре алды алъяпкычлары юылып, алмашка икенчеләре эленә, алар аерым чиста су белән юыла. Ә бәйрәм алды көнендә, без ылыс ботакларын бизәп, аны тәре алдына куябыз Бирегә шулай ук кач кылып кызартылган йомырка да урын ала. Ул бәла-казалардан сакларга ярдәм итә, озак вакыт бозылмый саклана.
Бәрмәнчек бәйрәме көнне тәре почмагы алдына тал песие ботаклары куела. Бу ботаклар беренче тапкыр малларны көтүгә куганда кулланыла. Һәркем бу ботакларны болгап: «Хәерле еллар килсен! Илләребез тыныч булсын! Малларыбыз исән-сау булсынныр!» — дип, үзенең теләкләрен тели. Менә шулай керәшен карендәшләребез үзләренең тәре почмакларын гел яңартып, кадерләп, келәүләр укып, гомер кичерәләр. Безгә бик кадерле ул изге почмагыбыз», – дип язды Любовь Павлова.

Тәре алды – бар йортта да кадерле почмак. - 5362226305086
Тәре алды – бар йортта да кадерле почмак. - 5362226305342
Тәре алды – бар йортта да кадерле почмак. - 5362226305598

Комментарии

Комментариев нет.