🔆Хөрмәнең «Мандариновая», «Королек», «Шарон», «Китайская» дигән төрләре аеруча популяр. Шуңа да кибеттә йөргәндә киштәләрдән җимешнең әлеге төрләрен сайларга киңәш ителә. Авызны бөрештерми торган хөрмәләрнең төше булмый.🔆«Мандариновая» дигән төрен икенче төрле «баллы хөрмә» дип йөртәләр. Исеме юкка гына андый түгел: формасы белән бу төр җимеш мандаринга охшап тора. Аның эчендә төше булмый. Бу төр хөрмә якты ут сары төстә була.🔆«Королек» исемлесе аеруча да баллы була. Ул авызны бөрештерми. Җимеш коңгырт төстә, түм-түгәрәк була.🔆Хөрмәнең «Шарон» дигән төре алма һәм хөрмәне кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Аны сатып алсагыз, һич ялгышмассыз: бу хөрмә авызны бөрештерми, бик баллы була.🔆«Китайская» хөрмәсе бик үк баллы җимеш түгел. Ул авызны да бөрештерә. Хөрмәнең бу төрен тану кыенлык тудырмас — җимешнең ян-якларында сызыклары була. Моңа өстәп аның тышы да каты әле.🔆Хөрмә (финик) җимешендә 23 төрле аминокислота бар, башка бер генә җимештә дә алар шуның кадәр санда юк. Хатын-кызлар өчен мөһим аминокислоталарның берсе триптофан – тән күзәнәкләренең картаюына каршы тора. Шулай ук, ул баш миенең әйбәт эшләве, психиканы нормаль хәлдә тоту өчен кирәк. Аны тагын стресслар һәм депрессияләр белән интегүчеләргә, акыл киеренкелеге нык таләп ителгәннәргә дә ашарга киңәш ителә.Анда айдалы матдәләр: бакыр, цинк, тимер, магний, калий, марганец, фосфор, натрий, протеинга, А, А1, С, В төркеме витаминнарына бай.📸: ИИ
КРЯШЕНЫ
Хөрмәне дөрес сайлагыз🤗
🔆Хөрмәнең «Мандариновая», «Королек», «Шарон», «Китайская» дигән төрләре аеруча популяр. Шуңа да кибеттә йөргәндә киштәләрдән җимешнең әлеге төрләрен сайларга киңәш ителә. Авызны бөрештерми торган хөрмәләрнең төше булмый.
🔆«Мандариновая» дигән төрен икенче төрле «баллы хөрмә» дип йөртәләр. Исеме юкка гына андый түгел: формасы белән бу төр җимеш мандаринга охшап тора. Аның эчендә төше булмый. Бу төр хөрмә якты ут сары төстә була.
🔆«Королек» исемлесе аеруча да баллы була. Ул авызны бөрештерми. Җимеш коңгырт төстә, түм-түгәрәк була.
🔆Хөрмәнең «Шарон» дигән төре алма һәм хөрмәне кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Аны сатып алсагыз, һич ялгышмассыз: бу хөрмә авызны бөрештерми, бик баллы була.
🔆«Китайская» хөрмәсе бик үк баллы җимеш түгел. Ул авызны да бөрештерә. Хөрмәнең бу төрен тану кыенлык тудырмас — җимешнең ян-якларында сызыклары була. Моңа өстәп аның тышы да каты әле.
🔆Хөрмә (финик) җимешендә 23 төрле аминокислота бар, башка бер генә җимештә дә алар шуның кадәр санда юк. Хатын-кызлар өчен мөһим аминокислоталарның берсе триптофан – тән күзәнәкләренең картаюына каршы тора. Шулай ук, ул баш миенең әйбәт эшләве, психиканы нормаль хәлдә тоту өчен кирәк. Аны тагын стресслар һәм депрессияләр белән интегүчеләргә, акыл киеренкелеге нык таләп ителгәннәргә дә ашарга киңәш ителә.Анда айдалы матдәләр: бакыр, цинк, тимер, магний, калий, марганец, фосфор, натрий, протеинга, А, А1, С, В төркеме витаминнарына бай.
📸: ИИ