💫🎶Яна Шалаумова Менделеевск районының Сәйтәк авылы кызы. Яна 5 яшьтән җырлый: башта ул балалар бакчасында үзен күрсәтә, аннары сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә башлый, ә хәзер ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Эстрада музыка сәнгате» белгечлеге буенча 2 нче курста укый.Талантлы башкаручы репертуарында рус һәм татар, керәшен җырлары бар. Яна уникаль тавышка һәм якты сәхнә харизмасына ия. Ул район, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар җиңүчесе, Татарстан Республикасының керәшен яшьләр хәрәкәте активисты. Күптән түгел Яна Грозный шәһәрендә (Чечня Республикасы) узган конкурста Менделеевскны лаеклы тәкъдим итте һәм I дәрәҗә лауреаты булды.🎬Шушы көннәрдә, «ТНВ»да иртәнге «Здравствуйте!» тапшыруына төрле яшь музыкантлар, җырчылар килгән. Араларында Яна Шалаумова да бар. Яна үзе белән якыннанрак таныштырып, ике җыр да башкарган.
КРЯШЕНЫ
🎤Яна Шалаумова — «ТНВ»да иртәнге тапшыруның кунагы булган🤩
💫🎶Яна Шалаумова Менделеевск районының Сәйтәк авылы кызы. Яна 5 яшьтән җырлый: башта ул балалар бакчасында үзен күрсәтә, аннары сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә башлый, ә хәзер ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Эстрада музыка сәнгате» белгечлеге буенча 2 нче курста укый.
Талантлы башкаручы репертуарында рус һәм татар, керәшен җырлары бар. Яна уникаль тавышка һәм якты сәхнә харизмасына ия. Ул район, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар җиңүчесе, Татарстан Республикасының керәшен яшьләр хәрәкәте активисты. Күптән түгел Яна Грозный шәһәрендә (Чечня Республикасы) узган конкурста Менделеевскны лаеклы тәкъдим итте һәм I дәрәҗә лауреаты булды.
🎬Шушы көннәрдә, «ТНВ»да иртәнге «Здравствуйте!» тапшыруына төрле яшь музыкантлар, җырчылар килгән. Араларында Яна Шалаумова да бар. Яна үзе белән якыннанрак таныштырып, ике җыр да башкарган.