Зәй ягыннан Татьяна Ахмедова күптәнге хыялын тормышка ашырган - джерси токымлы сыерлар сатып алган. Аларның сөтләре майлылыгы югары булуы белән аерыла.🐄🐂 Тося һәм Доля бу хуҗалыкта яңа сыерлар. Дөньяда иң тәмле сөт бирә торган джерси токымлы сыерлар аларда нибары бер ай гына яши. Аларны сатып алу Татьянының хыялы булган. Сыерларны Владимир өлкәсеннән алып кайтканнар. 1 сыер 300 мең сумга төшкән. Аларның үз карталары да бар. Анда әлеге сыердар турында барлык мәгълүмат язылган. Сыерларның берсе бүләк белән кайткан, килеп алыр алдыннан гына бозаулаган.💬«Джерси токымлы сыреларның сөтнең майлылыгы 10% ка җитә, ягъни каймакныкы кебек. Аларны алып кайткач та, авыл халкы карарга дип йөргереп килде, — дип елмая Татьяна. — Сөтен дә эчеп карадылар. Хәзер күп кеше, сөт артыннан килсә, нәкъ менә аларныкын сорап ала. Джерси токымлы сыерлар бәләкәерәк һәм телләре кара төстә була. Алардан тыш шәхси хуҗалыкта айршир токымлы сыерлары да бар. Аларын елга буендагы көтелүккә чыгарабыз.Яңа сыерлар әлеге хуҗалыктагы шартларга җайлашалар. Сөтләрен Татьяна үз эшкәртә: куертылган сөт, эчремчек ясый👍Зәй яңалыклары
КРЯШЕНЫ
«Сөте каймак кебек»🥛
Зәй ягыннан Татьяна Ахмедова күптәнге хыялын тормышка ашырган - джерси токымлы сыерлар сатып алган. Аларның сөтләре майлылыгы югары булуы белән аерыла.
🐄🐂 Тося һәм Доля бу хуҗалыкта яңа сыерлар. Дөньяда иң тәмле сөт бирә торган джерси токымлы сыерлар аларда нибары бер ай гына яши. Аларны сатып алу Татьянының хыялы булган. Сыерларны Владимир өлкәсеннән алып кайтканнар. 1 сыер 300 мең сумга төшкән. Аларның үз карталары да бар. Анда әлеге сыердар турында барлык мәгълүмат язылган. Сыерларның берсе бүләк белән кайткан, килеп алыр алдыннан гына бозаулаган.
💬«Джерси токымлы сыреларның сөтнең майлылыгы 10% ка җитә, ягъни каймакныкы кебек. Аларны алып кайткач та, авыл халкы карарга дип йөргереп килде, — дип елмая Татьяна. — Сөтен дә эчеп карадылар. Хәзер күп кеше, сөт артыннан килсә, нәкъ менә аларныкын сорап ала. Джерси токымлы сыерлар бәләкәерәк һәм телләре кара төстә була. Алардан тыш шәхси хуҗалыкта айршир токымлы сыерлары да бар. Аларын елга буендагы көтелүккә чыгарабыз.
Яңа сыерлар әлеге хуҗалыктагы шартларга җайлашалар. Сөтләрен Татьяна үз эшкәртә: куертылган сөт, эчремчек ясый👍
Зәй яңалыклары