🌪Элек керәшеннәрдә ырымнарга, сынамышларга ышану зур булган. Безнең тормышта да бар андыйлар. Шуларның кайберләренә күз салыйк.– Утын яисә башка йөк төялгән арба очрау тазалык, уңыш китерә.– Юл аркылы узучы елан – тазалыкка, уңышка; каршыга килүчесе – авыруга, уңышсыз нәтиҗәләргә.– Кыр эшләре башкарганда буразнага ятып йокларга, ял итәргә ярамый – чирлисең.– Кичке якта егылсаң, аның өстенә явыз көч утыра, ул авырый башлый, авыруны кисәтү өчен, рәттән өч мәртәбә төкерергә кирәк.– Төнлә көзгегә карарга ярамый, сукыр калуың бар.– Җирдәге чит кеше кисеп ташлаган тырнакларга бассаң, авырып китүең мөмкин, чөнки башкаларга яхшылык теләүче тырнак кисәкләрен идән астына җыярга тиеш.Ә сез ышанасызмы ырым-шырымнарга?😉
КРЯШЕНЫ
Сезнең якларда ырым-шырым бармы?
🌪
Элек керәшеннәрдә ырымнарга, сынамышларга ышану зур булган. Безнең тормышта да бар андыйлар. Шуларның кайберләренә күз салыйк.
– Утын яисә башка йөк төялгән арба очрау тазалык, уңыш китерә.
– Юл аркылы узучы елан – тазалыкка, уңышка; каршыга килүчесе – авыруга, уңышсыз нәтиҗәләргә.
– Кыр эшләре башкарганда буразнага ятып йокларга, ял итәргә ярамый – чирлисең.
– Кичке якта егылсаң, аның өстенә явыз көч утыра, ул авырый башлый, авыруны кисәтү өчен, рәттән өч мәртәбә төкерергә кирәк.
– Төнлә көзгегә карарга ярамый, сукыр калуың бар.
– Җирдәге чит кеше кисеп ташлаган тырнакларга бассаң, авырып китүең мөмкин, чөнки башкаларга яхшылык теләүче тырнак кисәкләрен идән астына җыярга тиеш.
Ә сез ышанасызмы ырым-шырымнарга?😉