25 окт

Ләке чиркәве каршында «Хәйрия склады» эшләп килә⛪️

Ләкедә тормыш гөрли. Авыл халкы өчен барлык кирәкле уңайлыклар да тудырылган: мәктәп, балалар бакчасы эшли. Музей, китапханә, мәдәният йорты халыкка хезмәт итә. Фельдшер-акушерлык пункты бар, хәтта аның өчен яңа бина да төзелеп килә. Әлбәттә, дини тормыш та онытылмаган — Ләкедә Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәве бар.
Ләкедә Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәвенең настоятеле — протоиерей Александр Расторгуев. Ә авылның авылның престол бәйрәме — Питрау. Ул ел да 12 июльдә уздырыла.
💬«Чиркәүдә атнага бер келәү уза. Анда тирә-як авыллардан да килүчеләр шактый. Бигрәк тә бәйрәмнәр вакытында халык күп җыела. Чиркәү карамагында воскресная школа (Атна көн мәктәбе) эшли. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю да оештырылган. Чиркәү каршында эшли торган «Хәйрия склады» ярдәме белән мобилизацияләнгән егетләргә эчке киемнәр тегәбез, чәй киптерәбез. Авылдашлар акчалата, буш калай банкалар җыюда, парафин сатып алуда, шәмнәр ясауда һәм үлән чәйләре җыюда ярдәм итте», — дип сөйләде Сарман районы буенча чиркәү хәйриячелеге һәм социаль эш буенча благочинный ярдәмчесе Лидия Карпова.
Лидия Алексеевна чиркәү настоятеленең уң кулы дисәк тә ярыйдыр, Ирина Галимҗанова турында да әйтеп үтте.
💬«Ул безнең храмда церковная лавкада эшли. Храмда бөтен облачениеләрне ул тегә, чиркәүне, тирә-якны тәртиптә тота. Бакчасында чәчәкләр үстерә, бәйрәмдә иконаларны бизи. Просфоралар пешерә. Минем хәйриячелек эшләремдә дә — төп булышчым. Чиркәүдә эшләнә торган эшләр, барысы да отец Александр бәхиллеге белән башкарыла».

Ләке чиркәве каршында «Хәйрия склады» эшләп килә⛪️ - 5362908649022
Ләке чиркәве каршында «Хәйрия склады» эшләп килә⛪️ - 5362908649278
Ләке чиркәве каршында «Хәйрия склады» эшләп килә⛪️ - 5362908649534
Ләке чиркәве каршында «Хәйрия склады» эшләп килә⛪️ - 5362908649790
Ләке чиркәве каршында «Хәйрия склады» эшләп килә⛪️ - 5362908650046
Ләке чиркәве каршында «Хәйрия склады» эшләп килә⛪️ - 5362908648766

Комментарии

Комментариев нет.