25 окт

Россиядә эшләмәүче пенсионерларның айлык пенсия артачак

2026 елның 1 январеннан Россиядә эшләмәүче пенсионерларның айлык пенсия акчасы 7,6 процентка артачак.
Россия дәүләт думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты члены Светлана Бессараб шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, яңа төбәкләрне дә исәпкә алып, бу илебездәге 43 миллионга якын пенсионер өчен ныклы ярдәм булачак. Пенсия акчасын индексацияләү илдәге инфляциядән чыгып исәпләнә һәм, шуңа бәйле рәвештә, Президент тарафыннан үзгәреш кертелергә мөмкин.

Россиядә эшләмәүче пенсионерларның айлык пенсия артачак  - 5362908960574
Как

Комментарии

Комментариев нет.