26 окт

Ленино һәм Горшково авылы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләште💚

Яңа Чишмә районының Ленино авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби опреация зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм әзерләделәр.
“Ярдәм Ленино һәм Горшково авыллары халкы тарафыннан өч көн эчендә бик күп җыелды. "Хозяюшка" түгәрәгенә йөрүче балалар сугышчылар өчен аппликацияле котлау открыткалары ясадылар.
Тупланган ярдәм адресатлы булды һәм 83нче аерым гвардия десант-штурм бригадасына тапшырылды. Ярдәмгә килгән һәм булышкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Егетләр ярдәм өчен рәхмәт белдереп видео җибәрделәр”, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.
📸: Светлана Питеркина.

Ленино һәм Горшково авылы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләште💚 - 5362920154942

Комментарии

Комментариев нет.