Рәнҗетмәгез авыл кешеләрен,

Исе килә диеп - сөтеннән...
Алар - сезнең тамак туйсын өчен,
Хәләл көчен түгеп, үстергән...
Көлмәгез сез - авыл кешесеннән,
Көч ала - дип милли көйләрдән!!!
Бу тормышның бөтен матурлыгын,
Күрә белеп алар өйрәнгән...
Көнләшмәгез авыл кешесеннән,
"Көн дә яга" - диеп сөт өстен...
Ничек ясалганын беләсең бит,
Чөнки син дә - авылда үстең...
Көлмәгез сез авыл кешесеннән,
Гел ышана диеп - дөньяга...
Сезнең кебек бер-береңнән куркып,
Качып яшәүләре - ни файда...
Көлмәгез сез авыл егетеннән,
Ябышкан дип - туган якларга...
Бары алар гына үзе теләп,
Бара - Илен, халкын якларга...
Сокланыгыз авыл кешесенә,
Канат итеп куеп - хыялны...
Бирешмичә сынау җилләренә,
Тота алар шушы дөньяны...
Онытмагыз авыл кешеләрен,
Алар күңелендә - яктылык...
Алар кебек җирдә - кешелеккә,
Беркем эшли алмас - яхшылык...
Кайтып егылырсыз, сезнең өчен,
Алар гына алыр - ләхетне...
Онытмагыз!!! Туган туфрагында,
Яши алган - чиксез бәхетле...
Рүзәл Минһаҗев

Комментарии

Комментариев нет.