Бүген Чернобыльдәге фаҗигага 35 ел булды.

Андагы куркыныч шартлау безнең буынга гына түгел, киләсе буыннарга да үзенең кара сөрем "исен" калдырды.
Шушы шартлау нәтиҗәсе:
Агуланды һава, су.
Анда кайнаган кешенең
Күзләре һаман моңсу.
Әремнән дә күпкә ачы
Чернобыльнең сөреме —
Күпме буын кешесенең
Әрнеп сөйләр сереме?
Онытырлык түгел һич тә
35 ел үтсә дә.
Йоккан сөрем бетми икән
Кеше күпме сөртсә дә...
Бик күп җирне агулады
Чернобыль сөрем газы.
Анда эшләгән кешенең
Калды хәзер бик азы.
Килер буыннар да сизәр
Шартлауның сөрем "исен".
Катнашучыларны саклыйк
Яшәсен өчен исән.
26.04.2021 Нәкыя Хәйруллина

Бүген  Чернобыльдәге  фаҗигага  35  ел  булды. - 912523889628
Бүген  Чернобыльдәге  фаҗигага  35  ел  булды. - 912592590044
Бүген  Чернобыльдәге  фаҗигага  35  ел  булды. - 912593494236
  • Аудиозапись недоступна

Комментарии

Комментариев нет.