Коточкыч хәл! Сыймый башкаНиләр булды? Ник шулай?Ачы әрнү һәм сагышкаСалды 11 нче май.Кем гаепле? Ник күрмәдекБу хәлгә тәгәрәсен?Бер гаепсез сабыйларныБер җүнсез үтерәсен?Мәктәптә булган өчен дәЧыга җанның ачуы.Белем алу учагындаЕрткычның ут ачуы.Бу хәшәрәт алыр җәза —Киткәннәр кайта алмый.Авыр яраланган йөрәкТынычлык таба алмый...Сабырлык бирер бер Аллаһ,Бергәләп дога кылыйк.Мондый хәлгә юлны ябыйк:Зинһар без уяу булыйк!11.05..2021 Нәкыя Хәйруллина
Каурый каләм
11нче май 2021.
Коточкыч хәл! Сыймый башка
Ниләр булды? Ник шулай?
Ачы әрнү һәм сагышка
Салды 11 нче май.
Кем гаепле? Ник күрмәдек
Бу хәлгә тәгәрәсен?
Бер гаепсез сабыйларны
Бер җүнсез үтерәсен?
Мәктәптә булган өчен дә
Чыга җанның ачуы.
Белем алу учагында
Ерткычның ут ачуы.
Бу хәшәрәт алыр җәза —
Киткәннәр кайта алмый.
Авыр яраланган йөрәк
Тынычлык таба алмый...
Сабырлык бирер бер Аллаһ,
Бергәләп дога кылыйк.
Мондый хәлгә юлны ябыйк:
Зинһар без уяу булыйк!
11.05..2021 Нәкыя Хәйруллина