Җиңел яшәргә күнектек.

Хәзер барысы да бар бит,
Юк дефицит, юк чират.
Килешкәнне киеп була,
Теләгәнне — ашап ят!
Авыр диеп зарлансак та,
Җиңел яшибез күпкә.
"Эш юк",—диеп әйтүчегә
Күңелдә туа үпкә.
Хәтерлик без: әти-әни
Ничек элек көн итте?
Күп эшне техника эшли,
Шуңа күпләр күнекте.
Җиңеллекне эзлибез шул,
Авыр булмасын, имеш.
Бигрәк тәмле, билең бөгеп,
Үзең үстергән җимеш...
04.06.2021 Нәкыя Хәйруллина

Җиңел яшәргә күнектек. - 914421268188

Комментарии

Комментариев нет.