Рәхмәт көне.

Рәхмәт көне бар дөньялык өчен
Кабатлансын иде ел буе!
Рәхмәт сүзен күбрәк ишеткәнгә
Кешеләрнең үзгәрә уе.
Рәхмәт әйтәм барча дусларыма,
Рәхмәт минем якыннарыма!
Балаларым, сезгә иң зур рәхмәт!
Чиксез рәхмәт туганнарыма!
Ихлас әйткән рәхмәтләрем сезнең
Йөрәктәге бозны эретсен.
Рәхмәт сүзем барыгызны бетмәс
Бәхетләргә күмеп йөретсен!
11.01.2022 Нәкыя Хәйруллина

VID-20220111-WA0000.mp4

Комментарии