Комментарии
- 20 дек 2017 16:10Санадия Вахитова(Садыкова)
Фото недоступно
- 20 дек 2017 19:39Нәкыя Хәйруллина ответила Санадии Вахитовой(Садыковой)gif
- Василя Байкова - ШавалиеваКомментарий удалён.
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Каурый каләм
Әниләргә дан!
1.Ачыкканда имдем үзем
Әнекәемнең сөтен.
Менә шунда әни белән
Булдык икәү бер бөтен.
2.Әни сөте дәрт өстәде,
Әни сөте көч бирде.
Әниемнең сөте мине
Тәүфыйк кертеп үстерде.
3.Әниемнең сөте кебек
Бармы икән ул нигъмәт?!
Аллаһ Тәгалә бирәдер
Әни сөтенә хикмәт.
4.Әниләр бит изге җаннар,
Бардыр аларда тылсым.
Үскән бала әнисенә
Һәрчак яхшылык кылсын!
5.Илаһи моң һәм дә илһам
Күчә безгә анадан.
Хөрмәтлибез, яратабыз,
Без әйтәбез: “Аңа ДАН!”
6.Кабатлыйбыз яңадан:
Әниләргә дан!
Әниләргә дан!
Әниләргә дан!
Нәкыя Хәйруллина 19.12.2017.