Көлке көне белегез, рәхәтләнеп көлегез!

И дускаем, сиңа әйтәм,
Сүзем алма авырга.
Бүген бит юләрләр көне
Кала күрмә авырга.
Үзең гел шаяртып сөйлә,
Алдасалар һич көймә.
Күлмәгеңнең замогына
Тагып куй бүген төймә.
Кунак итеп чакырсалар,
Көлә-көлә син бие.
Боегып утырмаска дип,
Кушып куй танго көе.
Кунаклар да кызып китеп,
Бар да биергә төшәр.
Азактан көлеп сөйләрләр,
Нишләгән дип бу мишәр.
Йортыңа да курыкмыйча,
Соңлап кына кайт син кич,
Хатының өйдә булмаса,
Аптырама инде һич.
Тәмле итеп чәеңне дә
Үзең генә ясап эч.
Тиргәшмә син, елмаеп тор,
Бүген көлке көне ич!
01.04.2017. Х.Нәкыя

Көлке көне белегез, рәхәтләнеп көлегез! - 866913351644
gif
Көлке көне белегез, рәхәтләнеп көлегез! - 866913375196

Комментарии