“Идел” яшьләр журналы – яшьләргә дип аталган Татарстанның бердәнбер татар матбугат чарасы, бугай. Без үзебез укучылар аудиториясен 18-40 яшьләр дип алабыз. Ләкин аны үзен яшь дип санаган һәркем укый ала:) “Идел” журналының төп максаты – талантлы иҗади яшьләрне барлау, киң җәмәгатьчелеккә таныту, тормышның төрле өлкәләрендә яшьләр проблемасын яктырту, фикер белдерү өчен мәйдан булдыру. Темаларыбыз 1989 елда ук, журналның тәүге саннарында ук тәгаенләнгән иде: әдәбият, мәдәният, заман, яшьләр. Төп шигаребез: “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!”. Димәк, журналның төп объекты – ул татар халкы, татар милләте һәм татар яшьләре. Журнал айга бер тапкыр чыга.