-дип, горур, үз -үзеңә,Түбәтәен кигән буласың..Оныкларың ана телен белмиӘллә үз- үзеңнән көләсең?Татарлыгың исбатлаган сыман,Сабан Туен, бәйрәм итәсеңҖыр-биюең татарныкы сыман,Гел урысча игълан итәсең.Тататарыңны мактыйсың да әле,-Молодец!- дип, урыс телендә.-Сәләм!-диеп, ишек ачкан сирәк,-Привет, привет!- диеп, керелә.Урыстан ич беләм татар тумый,Туган телне саклау бик кирәк.-Мы татары!-күбрәк ишетәсең,-Татар баласы мин!- бик сирәк.Мактан әйдә, кәләпүшең киеп,-Татарлыгым-диеп, күренә.Күпме-Татар!-диеп, күкрәк какма,Урыс оялаган, телеңә..Рамзис Мишәр.
ҖИЗ КЫҢГЫРАУ..
:Рамзис Мишәр
-Татар мин !
-дип, горур, үз -үзеңә,
Түбәтәен кигән буласың..
Оныкларың ана телен белми
Әллә үз- үзеңнән көләсең?
Татарлыгың исбатлаган сыман,
Сабан Туен, бәйрәм итәсең
Җыр-биюең татарныкы сыман,
Гел урысча игълан итәсең.
Тататарыңны мактыйсың да әле,
-Молодец!- дип, урыс телендә.
-Сәләм!-диеп, ишек ачкан сирәк,
-Привет, привет!- диеп, керелә.
Урыстан ич беләм татар тумый,
Туган телне саклау бик кирәк.
-Мы татары!-күбрәк ишетәсең,
-Татар баласы мин!- бик сирәк.
Мактан әйдә, кәләпүшең киеп,
-Татарлыгым-диеп, күренә.
Күпме-Татар!-диеп, күкрәк какма,
Урыс оялаган, телеңә..
Рамзис Мишәр.