Каймаклы пирог "Сметанник" пешерү рецепты.

Көндезге ашларыгыз тәмле булсын!
Каты итеп басылган ачы камырны, җәеп, таба кырыена җиткереп майлы табага салалар. Тирән савытка йомырка сытып, каймак, шикәр комы өстиләр һәм болгаталар. Шуны камыр өстенә 1-2 см калынлыкта салып, кырыйларын сырлыйлар һәм духовкада 30-40 минут пешерәләр. Әзер пирогы суытып, кисеп чәй янына бирәләр.
1 сметанникка: 0,5 кг камыр, 500 г каймак, 4 йомырка, шикәр комы.
Рецепт "Сабантуй" журналыннан алынды.

Каймаклы пирог "Сметанник" пешерү рецепты. - 907887471799

Комментарии

Комментариев нет.