Комментарии
- 30 окт 2020 10:44Файруза Абдуллина(Байгузина)
- 30 окт 2020 10:46Нясимя Курмакаева(Салехова)Бигерэк тэ аппетитно пешерелгэн бу чэк чэк.
- 30 окт 2020 11:27Накия Гизатуллина(Галимова)
- 30 окт 2020 18:14Светлана Зарипова (Киреева)
- Резида ГилязетдиноваКомментарий удалён.
- 31 окт 2020 20:47Резида Гилязетдинова
- 9 апр 2021 18:13Рэйся Шакурова
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
Подслушано в Актаныше´ Online
Туңдырылган йомыркадан чәк-чәк пешерү
5 йомырканы миксер белән күпертеп, туңдырырга куярга кирәк. Иртәгә чәкчәк пешерәсе дигән көнне, кичтән аларны эретергә алып калдырырга. Иртәгәсен йомыркаларны янә миксер белән агарганчы күпертергә, ярты аш кашыгы үсемлек мае салырга, ярты бал кашыгы соданы бер бал кашыгы аш серкәсе белән сүндереп, йомыркалар янына өстәргә кирәк. (Соданы аш серкәсе белән сүндереп салсаң, чәкчәкнең эче куыш булмый.) Он сала-сала, агач кашык белән тугларга. Камыр шактый ук йомшак булса да, кашыкка ябышырга тиеш түгел.
Шушы камырны он сипкән кунага төшереп, уклау белән җәяргә. Җәймәнең калынлыгы 0,5 см чамасы булырга тиеш. Җәймәдән 2 см киңлегендәге тасмалар кисәргә. Ширбәтне болай ясарга: 3 стакан шикәр комына 1 стакан су һәм 600 г бал салырга. Пешкән чәкчәкне табакка бушатып, өстеннән ширбәт агызалар, һәм кулны салкын суга манып ала-ала, матур бер формага кертеп, тәлинкәләргә өяләр.