Комментарии
- 19 июл 2022 09:49Таслия Каримова (Аминова)Нигэ аны духовкада киптерергэ,коннэр матур,чебен юк элегэ, тышта да бик тиз генэ кибэ ул.Иртэн куйсан,кичкэ кибэ.
- 19 июл 2022 12:09Рабига Насырова
- 19 июл 2022 13:45Рауфа Хасанова (Гареева)Эле менэ буген жир жилэгеннэн как койдык. Блендер бн издек тэ эзрэк майлап куна тактасына жэйдек. Бер эйбер дэ кушмадык. Марля бн ябып сквознякка чыгарып куйдык.
- 19 июл 2022 18:39Зария ШарифуллинаПешермэдегездэмее?
- 19 июл 2022 18:39Зария ШарифуллинаЧи килеш тэ яхшы чыгадыр ул
- 19 июл 2022 19:17Рауфа Хасанова (Гареева)Юк. Блендер аша чыгарабыз бит.
- 20 июл 2022 20:09Ильнур Элиза ШаяхметовыНичек чи булсын инде, кояшта пешкэн инде ул
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
Җир җиләгеннән тәмле как!
Җир җиләгеннән мең төрле татлы ризык әзерләп була. Түбәндә – шуларның берсенең рецепты.
Бу какны ясау өчен бер килограмм җир җиләге, ярты лимон, 300 грамм шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй калагы үсемлек мае кирәк.
Җиләкләрне яхшылап юып, төпләреннән тазартканнан соң, алюмин кәстрүлгә салабыз. Лимонны икегә бүлеп, яртысының суын җиләк өстенә сыгабыз һәм су өстибез. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алабыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотабыз. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак, шулай да пешеп бетмәгән булачак әле. Ә менә кәстрүлдәге су кайнап бетә диярлек. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә.
Шушы вакытта духовканы 150 градус кайнарлыкта җылытырга кирәк. Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп һәм болгатып, яки блендерда әйләндереп алганнан соң, куерту өчен, шикәр комы өстибез. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнче, 4 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз болгатабыз. Таба өстенә пергамент кәгазе җәеп, шуның өстен майлап куябыз. Соңрак кәгазь өстенә сак кына, юка гына итепҗиләк катнашмасын салыгыз.
Зур калак ярдәмендә массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәябез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак – как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена киптерәбез. Мичнең ишеген япсак, ул кипмәячәк, ә пешәчәк. Моны исегездә тотыгыз.