Комментарии
- Комментарий удалён.
- 19 июл 2022 13:58Быел карлугачлар абзар эчендэ оя кордылар
5 бала чыгардылар. Кешедэн дэ курыкмыйлар. Ояларына бик сон керэлэр. Алар кергэч кенэ абзарны ябабыз. Иртук ачабыз.
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
Айлы кич!
Хәерле җәйге кичләр, дусларым!
Бүген Фирдәүсә апа белән юкә чәчәге җыеп кайттым.Ул бик укый, күп белә.Дару үләннәрен яхшы таный.Сүз иярә сүз чыгып , аннан еланнар турында ,карлыгачның койрыгы нигә икегә аерылган, шуларны сорадым.Кыскача гына ул сөйләгәнне язам, кызыксынсагыз укып карагыз әле.Ләкин арада гаеп итәргә торганнар да юк юкта очрап куя.Точно шулай булган дип әйтмим, чөнки ишеткәнемне генә язам.Алдан рәхмәт.
Бик күп күп еллар элек, бөтен дөньяны су баса башлагач Нух пыйгамбәр барлык җан ияләреннән берәр пар алып, лодка белән коры җир эзләп чыгып киткән.Ләкин берзаман боларның лодкалары(тычкан кимергәнме )бата башлаган.Шунда лодкадагы елан бөгәрләнеп тишекне каплаган да, алар батмый калганнар.Шунда пыйгамбәр еланга әйткән, менә җиргә басуга синең иң зур теләгеңне үтәрмен дигән.
Йөзә торгач, болар коры җир тапканнар.Елан Нухка әйткән, син минем бер теләкне үтим дигән идең.Минем дөньядагы иң тәмле ит ашыйсым килә, шуны үти аласыңмы?дигән.
Ярар, дигән Нух.Менә озынборынны җибәрәм.Ул иң тәмле итне табып кайтыр, ә аңа иптәшкә карлыгач барыр, дигән.
Киткәннәр болар, иң тәмле ит әзләп.Озынборын әле бер нәрсәне тешли икән, әле икенчене.Шунда бер адәмгә тап булып, аны тешләве булган, шатлыгыннан кычкырып җибәргән.Таптым, иң тәмле итне таптым.Ул кеше ите икән бит, дип сөенгән.Ләкин шул вакыт, карлыгач озынборынның телен тартып өзгән.
Кире кайткач, Нух пыйгамбәр озынборыннан сорый икән:Я, таптыгызмы иң тәмле итне? Ләкин озынборын безелди генә алган.
Ни булды? Нигә безелдисең? дигән Нух.
Шунда карлыгач әйткән.И-и, Нух пыйгамбәр, ул бик тәмле итне татып карады, хәттә әнә телен дә йотты, дигән.
Я, нинди ит инде ул, дөньядагы иң тәмле ит?дип сораган пыйгамбәр.
Бака ите ул, иң тәмле ит бака ите икән, дип, кешеләрне яклап калган карлыгач.(әнә шуңа, алар гел кешеләр янында, күп очракта ояларын да өй кыегында , тәрәзә капкачларында ясыйлар диде Фирдәүсә апа.Үзенең өендә дә ел саен карлыгачлар оя ясыйлар)
Моны ишеткән еланның бик каты ачуы чыгып,карлыгачның койрыгын урта бер җирдән кабып алган.Менә шуннан без яраткан карлыгачның койрыгы икегә аерылып калган да инде.
Әлфирә,бик күп гыйбрәтле хәлләр беләм, сөйләрмен әле, диде Фирдәүсә апа.Бәлки язармын әле.
.....Альфира....